ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2020 ел
якшәмбе

21 көн дәвамында һәр катнашучы көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара. 1-21 апрель көннәрендә уздырылучы  XI Дөньякүләм онлайн марафонда Төрек - Тәмте авылы китапханәчесе Алсу Ахметзянова да катнаша.

Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Тукайны бергә укыйбыз” исемле Төбәкара челтәрле акциядә катнашып дипломга лаек булды. Бу акциягә әзерләнгән видеоролик  Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен укып ясалды.  

Ямбулат авыл китапханәсе "Тукайны бергә укыйбыз" дигән челтәр акциясенә кушылды. Акциянең оештыручысы — Зәй үзәк китапханәсенең Югары Шепкә китапханәсе.

Ул #әдәби марафон проекты белән параллель бер үк вакытта бара. #Авылымгүзәллеге исемле әлеге онлайн — марафон инде 1 апрель көнне үк старт алды. Марафонда Ямбулат авылы китапханәседә   актив катнаша.

Урта Мишә авыл китапханәсе китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы Түбән Новгород шәһәре Сормов районы китапханәләре тарафыннан оештырылган "В книжной памяти мгновения войны" дигән челтәрле акциядә катнашты. Әлеге акциядә катнашып  Дипломга ия булды.

Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Өйдә укы укучым!” акциясе игълан итте. Китап укучылары белән дистанционно аралашып, китап яки газета - журнал укыган вакытларында төшерелгән фотоларын җыеп, китапханәнең инстаграм битендә урнаштырып бара.

Урта Мишә авыл китапханәсе Валуйка шәһәренең үзәк китапханәсе оештырган #Читаю дома” челтәрле акциясендә катнашып Сертификатка ия булды.

Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. Теләче үзәк китапханәсе игълан иткән, “Читающий библиотекарь” конкурсында катнашып, “Сугыш ятимнәре” дигән китапны #әдәбимарафон хештегы белән в контакте битендә урнаштырып бара.

Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышлап “Без Тукайны укыйбыз” исемле онлайн марафон башлап җибәрде. Хәзерге вакытта инстаграм челтәрендә #безтукайныукыйбыз хэштегы белән 2 видеоязма урнаштырылды. Марафон 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.Һәр катнашучы, үзенең күңеленә хуш килгән Г.Тукай шигырен (татар яки рус телләрендә) сайлап алып, марафон барышында укып, видеоязманы Инстраграм аккаунтында урнаштыра ала.

Баландыш авыл китапханәсе ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тыл батырлары, сугыш чоры балалары турындагы фотоларны, язмаларны барлап  контакт, инстаграм битләрендә чагылдырып бара торган акция оештырды. Бу акция ел дәвамында барачак. Бүгенге көндә катнашучылар саны 5 кеше.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International