ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Ап –ак карлары, салкын бураннары белән җиһанга кыш килде. Яңа гына явып киткән энҗе кар бөртекләре күзләрне чагылдыра. Аксыл- зәңгәр күктә кояш елмая... Кышның да үз матурлыгы, гүзәллеге бар шул. 3 январь көнне,  Айдар авыл китапханәсендә «Кышкы бизәкләр» дип исемләнгән иҗат сәгате узды. Балалар кышның ямьле мизгелләрен альбом битләренә күчерделәр. Рәсем ясаган арада укучылар кыш турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр. Бу чара аларда  күтәренке кәеф тудыра һәм кышкы табигатьнең матурлыгына соклану уята.

Уку өчен «Сертотмас үрдәк», «Өч кыз», «Шүрәле» әкиятләре алынды. Балалар да үзләре белгән әкиятләрен яттан сөйләделәр.

Яна ел ул чын могҗиза. 8 январь көнне Максабаш авылы мәдәният йортында  мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен шушындый сихри бәйрәм чарасы уздырдылар. Балалар төрле конкурсларда катнашып бүләкләр алдылар, җырладылар һәм биеделәр. Аларның йөзләрендә кояш балкыды. Барысы да бик канәгать һәм шат иделәр.

Бу чараны  китапханәче һәм мәдәният йорты директоры оештыралар.  8 гыйнвар көнне бу чара ”Бәхет кемгә елмая” дигән исем белән үткәрелде. Башта балалар Кыш бабайга  шигырьләр сөйләделәр, ә соңыннан лотерея уйнатылды. Барлык катнашучылар да бик канәгать калдылар.

Лотерея бүләкләре уйнату күңелле уеннар, конкурслар, яңа ел викторинасы һәм җырлар белән үрелеп барды. Мондый күңел ачу программасы барысына да ошый: балаларга да, өлкәннәргә дә!

Бәйрәм чарасы җырлар, биюләр, төрле уеннар, кызыклы чыгышлар  белән бергә үрелеп барды. Лотерея билетлары уйнатылды. Чара бик күңелле үтте, авыл халкы рәхәтләнеп ял итте.

8 гыйнвар көнне  якташ язучыбыз  Дания Гайнетдинованың туган көне уңаеннан,  “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, бергәләп туган якка багышланган хикәяләрен укыдылар. Д.Гайнетдинова һәм язучының кызы Лиана Әмирханова китапларыннан төзелгән китап күргзәмәсенә күзәтү ясалды.

Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп  үткәрү максатыннан  Иске Җөри авылы китапханәсе  балалар  өчен  кызыклы чаралар үткәрде. 5 гыйнвар көнне китапханәче  балаларга "Китапларда ел символы” исемле күргәзмә оештырып, күзәтү үткәрде. "Без кайсы әкияттән?" дип исемләнгән әдәби викторинада катнашып, балалар төрле әкият геройларын таптылар. Ахырдан балаларга тәм томнар һәм бүләкләр бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International