ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Анда Саба, Теләче, Биектау районнарыннан смотр-конкурсының муниципаль турында  призлы урыннар алган педагог- психологлар көч сынаштылар. Алар бәйге барышында үзләренең эш юнәлешләре буенча иҗади презентация ясадылар һәм белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр. Әлеге бәйгедә безнең Теләченең  беренче номерлы балалар бакчасыннан Хабирова Ф.Ф. катнашты һәм беренче урынга лаек булды. Чын күңелдән әлеге җиңүе белән аны котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.


22
февраль, 2019 ел
җомга

Бу бәйрәмне без – Гражданнар, Ак Финнар,  Бөек Ватан сугышында үз-үзен аямыйча кан койган, Ватан азатлыгы өчен зур батырлыклар күрсәткән ата-бабаларыбызны искә алу, аларның рухын яңарту, хәрбиләрне, Ватан сакчыларын, тыныч тормышта фидакарь хезмәт белән ил куәтен арттыруга, аның иминлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертүчеләр көне буларак билгеләп үтәбез.


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Һәр кварталның икенче аеның өченче сишәмбесендә ул график нигезендә “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясенең кабул итү бүлмәсендә борчыган сорулары белән граңданнарны кабул итә. Эшлекле сәфәр вакытында Разия Садыкова шулай ук район хастаханәсендә булып аның эшчәнлеге белән танышты, үзенең фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.

Бәйрәмдә әтиләр, бабайлар, абыйлар катнашты. Балалар Россия сакчылары турында җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Ата-аналар өчен оештырылган зарядка бик күңелле  үтте . Бәйрәм ахырында балалар ата-аналарга бүләкләр тапшырдылар. 

Чарада Әфган сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләре, Гатиятов Р. Р. җитәкчелегендә « Юный армеец » отряды, укытучылар, китапханәчеләр катнашты. Чара «Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра.." дигән презентация, "Әфганстан хәтере" музыкаль клип, шигырьләр, җырлар, җылы әнгәмәләр белән үрелеп барды.

Барлыгы 4 команда катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча  беренче  урын  Алан-1 эшчеләр командасы,  икенче урында  Саба районы  Мишәбаш  авылы командасы,  өченче  урында  Олы Мишә командасы, дүртенче урында  Алан-2 студентлар  командасы булды. Җиңүче командаларны эшмәкәр Фазылҗанов И.Ф. котлады һәм акчалата бүләкләр  тапшырды. Спорт бәйрәме барышында  тәмле пловтан авыз итәргә ,  кайнар коймак   белән чәй эчергә мөмкин  иде.

19   нчы  февральдә  Теләче  муниципаль районы  мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары   булып узды.  Теләче урта мәктәбе яшь чаңгычылары  ярышларда  бик зур көч куйдылар, яхшы  нәтиҗәләргә ирештеләр һәм  җиңүчеләр булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

В ходе мероприятия Министр сельского хозяйства Дмитрий Патрушев от лица Президента России Владимира Путина и Председателя Правительства Дмитрия Медведева поздравил участников и делегатов Съезда с 30-летием фермерского движения в нашей стране.

19   нчы  февраль көнне    Казан шәһәрендә  тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган” ШАЯН ТВ”  балалар телевиозин каналында  “ Акыл – Батл” дигән интеллектуаль  уен үткәрелде.  “ Акыл –Батл” дигән интеллектуаль  уенда    Теләче урта мәктәбенең  7 сыйныф укучылары Шиһапов Нияз, Гатауллин Фәнзил, Хакимов Сармат и Низамов Илдар катнашында җыелма команда  көч сынашты.   Директор  урынбасары  Д.Г. Фатхрахманова  һәм татар теле  укытучысы Р.Г. Гарипова   җитәкчелегендә укучылар   барлык  фәннәрдән сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм   яхшы чыгыш  ясадылар.  Котлыйбыз!

Презентация күрсәтелде һәм герой турында әдәбиятка күзәтү үткәрелде. Укучылар игътибарына кечкенә генә викторина тәкъдим ителде. Үз максатыбыз белән без яшь буынга данлы үткәннәрне искә төшерүне, Ватан хакына үз тормышларын биргән геройлар өчен горурлык хисе тәрбияләүне саныйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International