ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Ул- татар халкының иң тирәндәге тамырларын һәм тарихын әдәби яктан өйрәнеп, халкына тапшыра алган бердәнбер язучы. Язучы һәм тарихчы дигән ике төшенчәне берләштергән Нурихан Фәттахтан башка без үзебезнең һәм төрки халыкларның төгәл тарихын белмәгән булыр идек.

Чарада балалар язучының иҗаты белән якыннан таныштылар, аның әсәрләрен укыдылар һәм барыбызга да яхшы таныш “Өч аю”әкиятенең эчтәлеген сөйләделәр. Балаларга аңлаешлырак булсын өчен презентация күрсәтелде һәм китап күргәзмәсе оештырылды.

Бу очрашуда элеккеге комсомоллар белән әңгәмә үткәрелде. Алар үзләненең комсомол чорындагы хатирәләр белән уртаклаштылар һәм җырлар җырладылар.

«Укучы ил» интернет - проекты октябрь аенда «Тургеневны укыйбыз» конкурсы игълан итте. Бу конкурста И. С. Тургеневның хикәяләре һәм шигырьләре белән уртаклашырга тәкъдим итәләр. Без әлеге проектка кушылдык һәм конкурска ике видеотөреш җибәрдек, бу Владимирова И. башкаруында «Дошман һәм дус» һәм Чернова В.  башкаруында “Канәгать кеше” .

Без җәмәгать урыннарында (театрда, кинотеатрда, китапханәдә, транспортта...) үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштек.  Безнең уен-әңгәмә «Этикет – мин һәм син» дигән презентация белән үрелеп барды.  Уен ахырында без үткән тема буенча сорау-җавап үткәрдек һәм кроссворд чиштек. Барлык катнашучыларга «мәдәни кеше булу – гади " дигән буклетлар таратылды.

Күргәзмәдә язучының  китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлар урын алды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу күргәзмә белән таныша алачак.

Ул аларга яңа китаплар, газета –журналлар алып бара. Укучыларыбыз күбрәк тормышчан, әдәби китапларны яратып укыйлар. Әлеге очрашудан  алар бик канәгать булып калалар.

Аның исеме Татарстан Республикасында гына түгел, аннан читтә дә киң билгеле. Аның хикәяләре, очерклары, романнар төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләренең игътибарын җәлеп итә. Презентация карау, аның иҗаты буенча әңгәмә барышында без Фаттахка татарларның борынгы тарихын тирән өйрәнүнең драматург буларак үзен күрсәтергә мөмкинлек бирүен күрдек. Аның " Кол Гали "фаҗигасе зур уңыш белән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә күрсәтелде.. "Сызгыручы уклар", "Ерак гасыр кайтавазы" әсәрләре, "Сармат кызы" тарихи драмасы - тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International