ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

1941  елның бу көнендә фашист гаскәрләре безнең илебезгә бәреп керә, ут ача. Бөек Ватан сугышын башлый. Ул тарихка иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән сугыш буларак кереп калды. Әлеге уңайдан 23 июнь көнне Айдар мәдәният йортында укучы балалар катнашында « Хәтер төпләрендә утлы күмер » - дип исемләнгән видеосәгать уздырылды.


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Вакытында хәм сыйфатлы итеп ашлык җыю комбайннарының паркын әзерләп, 2018  елның уңышын җыйнап алу максатыннан, хуҗалыкларның баланста торган ашлык  җыю комбайннарына дәүләт техник карау графигы нигезендә,  2018 елның 2 сеннән 10  июльгә хәтле район хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау уздырылачак.

Укучылар планетабызның үсемлекләрленә багышланган төсле, иллюстрацион китаплар белән таныштылар.

77 ел элек, 1941 елның 22 июнь көнне Бөек Ватан сугышы башланган.  Сугышта һаләк булган бабаларыбызны искә алабыз,канлы сугыш елларын хәтерлибез. Күкләребез аяз булсын иде. Җир шарында, илебездә һәрвакыт тынычлык булсын иде.Батырлар даны мәнгелек! 

Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга бик күп еллар үтсә дә, аның  хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп  калган.  22 июнь көнне Иске Жөри  авылы китапханәчесе “Ак каен” лагерына йөрүче балалар белән «Билгесез солдат» һәйкәле янына   чәчәкләр салдылар. Укучыларга   Хәтер атлый гүя ил буйлап” дигән темага әңгәмә үткәрелде.   Укучылар  Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләр, истәлекләр белән таныштылар.

22 июнь көнне Шәтке авылы китапханәсендә матәм көне уңаеннан, “Каләмне корал итеп” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Әлеге сәгаттә балаларга сугышта катнашкан Татарстан язучылар турында презентация күрсәтелде. Соңыннан китапханәче балаларга сораулар бирде, тема буенча әңгәмә үткәрелде.

22 июнь иртәсендә Шәтке авылында авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре Шәтке урта мәктәбе белән берлектә Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышланган митинг оештырылды.  Яу кырында ятып калган һәм туган якка кайту бәхетенә ирешеп тә, сугышта алган яралардан һәлак булган батырларны искә алу өчен һәйкәл янына җыелдылар. Батрлар бер минут тынлык белән искә алынды, ахырда мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды.

Килүчеләрнең күңелендә бары бер генә теләк: сугыш дәһшәте башка беркайчан да кабатланмасын. Тыныч йоклагыз, батырлар!

1941 елның 22 июне иң кайгылы көннәрнең берсе – Хәтер һәм кайгы көне - сугыш башланган көн. Бу көн сугышларда үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә төшерә.Сугыш алып килгән хәсрәтне бәяләү мөмкин түгел. Ватаныбыз иреге һәм мөстәкыйльлеге өчен сугышта һәлак булучыларга мәңгелек дан!

Ул РФ Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы нигезендә гамәлгә куелган  һәм  немец фашистларының совет халкына каршы сугыш башлаган  көн буларак   билгеләп үтелә.  1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында СССРның гомуми югалтулары 26 млн. 600 мең кеше тәшкил иткән дигән мәгълүматлар бар, хәер, әлеге санны тагын да күбрәк булган дип тә фаразлыйлар.  Ачлык-ялангачлык, үлем һәр йортның ишеген шакый, бары бик бәхетлеләр генә үз якыннарын сугыштан каршы алуга ирешәләр. Хэр елны, менэ шулай элеге вакыйгаларны искэ алуыбыз илебезне дошман әсирлегеннән азат иткән,  якты көн өчен көрәшкән ата-бабаларыбызга күрсәткән ихтирам чарасының бу бер өлеше генә булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International