Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 7 сыйныфында тәрбия сәгатендә Галимов Ильназ классташларын 8 мартка багышланган презентация белән таныштырды. Соңыннан егетләр кызларны бәйрәм белән котладылар. Тәрбия сәгате күнелле һәм файдалы үтте.
2018 елның 18 мартында РФ Президентын сайлаулар көне узачак. Сайлау алды кампаниясе көннәрендә китапханә халыкның хокукый культурасын активлаштыруда эшчәнлеген арттырырга тиеш. 7 март көнне Айдар авыл китапханәсендә Ватан язмышы өчен җаваплылык тою хисе, актив гражданлык позициясе тәрбияләү, яшьләрне сайлау хокукы нигезләре белән таныштыру максатыннан "Сайлау хокукы - сезнең иң мөһим хокук” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать уздырылды.
Шул уңайдан Казаклар авыл китапханәсендә белешмә өстәле ясап куелды. 18 яше тулган һәркем сайлауларда катнашу хокукына ия. Һәр тавыш мөһим.
Нәкъ менә шушы көннәрдә кешелек дөньясы иң матур бәйрәмнәрнең берсе –8 нче Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә 7-9 март көннәрендә “Күңелләргә якты хисләр өстәп, язлар булып балкы, хатын-кыз!” дип исемләнгән күргәзмә эшләп килде. Күргәзмәдә әлеге бәйрәмнең тарихын чагылдырган материаллар, хатын-кыз образына дан җырлаган әсәрләр, шигырьләр, журнал битләрендә басылган күренекле гүзәл затлар турында язмалар урын алды.
Авылдашларны язның беренче бәйрәме белән котлап, төрле җырлар, шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды.
7 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Олы Мишә урта мәктәбендә “Ягез әле, кызлар!” КВН-кичә үтте. Мәктәбебезнең 5-11 сыйныф кызлары ике командага бүленеп көч сынаштылар. Кызларыбыз төрле номинацияләрдә үзләрен сынадылар. Егетләр тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары кичәгә ямь өстәде.
Бу көннәрдә Олы Кибәхуҗа мәктәбе укучылары әниләр бәйрәменә әзерләнә. Бүләкләр ясый,җырлар, шигырьләр өйрәнә, биюләр кабатлый.
Кадерле әниләр, әбиләр, апалар,сенелләр! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз, мәктәптә узачак концертка көтеп калабыз.
7 мартта 8-11 сыйныф укучыларының Казан дәүләт энергетика университеты вәкилләре белән очрашулары узды. Философия кафедрасы доценты Авдошин Г.В. үз чыгышында уку йорты, факультетлар буенча экскурсия ясады. Студентларның чит илләрдә дә стажировка үтүләре хакында аңлатты. Университетка 2018 елда кабул итү тәртибе белән таныштырды. Абитуриентларның һәм студентларның тулай торак белән тәэмин ителәчәгенә басым ясады.
7 шәр кешедән торган командалар арасында уздырылган бу ярышта укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 1-7 класс укучыларының концерт номерлары КВНны тагын да күңеллерәк итте. Чарада катнашкан , аны оештыруда үзләреннән өлеш керткән бар кешегә мәктәп җитәкчелеге рәхмәтен белдерә.