ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2018 ел
җомга

Бакчабызда балаларга кечкенәдән хезмәт тәрбиясе  нигезләре  салына.Балаларда өлкәннәргә, иптәшләренә карата  ярдәм итү хисе, чисталык-пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләнә. Уртанчылар төркеме балалары да бакчада бик теләп тәрбияче һәм тәрбияче ярдәмчесенә булышалар. Көн саен чиратлап  дежур тору аларга бик кызыклы һәм җаваплы вазифа булып тора.


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Максаты: балаларда кәгазь газета-журналга кызыксыну уяту.  Бу чарада укучылар көндәлек матбугат белән таныштылар.  Басма матбугатта һәр язма, комикс, башваткыч, хәтта мәзәк тә уйланылган, тәрбия иләге аша үткәрелгән. Балалар  аңа игътибар иттеләр. Матбугатны укып үскән бала киләчәктә китапны да бик яратып  укый.

Кунаклар игътибарына Ватаныбыз батырлары турында презентация тәкъдим ителде.  Презентация барышында без «Нәрсә ул батырлык һәм кыюлык?», «Кем ул Ватан сакчысы?», «Нәрсә ул Ватан?» дигән сорауларга җавап табырга тырыштык. Күргәзмәдә «Алар ватан өчен сугыштылар» дип исемләнгән әдәбият тәкъдим ителде. Күргәзмә «Российский воин бережет родной страны покой и славу» яшь китап укучыларны Армия хезмәте белән таныштыра.

25 февраль көнне Шармаш авыл китапханәсендә «Лучшие книги о родном крае» дип исемләнгән күргәзмә – презентация оештырылды.  Әлеге күргәзмә китап укучыларны туган якның истәлекле урыннары белән таныштырды. Стажлы укучыларыбыз Шармаш авылы турында үзенең хатирәләре белән уртаклаштылар, авылның иң матур урыннары турында сөйләделәр.

26 нчы февраль көнне, Теләче урта мәктәбендә,  булачак 1 нче сыйныф укучылары әти –әниләре өчен җыелыш булды. Ата – аналар җыелышында башлангыч сыйныфлар буенча  директор урынбасары В.Г. Мифтахова,  беренче сыйныфка керү өчен гариза бирү тәртибен аңлатты. Җыелыш бик нәтиҗәле үтте.

Арча педагогия көллиятенең 4 курс студенкасы, үзенең осталыгы,булганлыгы белән тамашачы күңелен яулап, “Иң сөйкемле кыз” номинациясендә җиңү яулады.

Үзешчән артистларының  халык күңеленә хуш килерлек итеп уйнауларын  хуплап, тамашачы аларны көчле алкышларга һәм чәчәкләргә күмде.

Г. Исхакый-татарның сирәк очрый торган бөек таланты, милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы. Аның әдәби мирасында озак вакытлар колониаль хәлдә яшәгән халыкның уянуы, киң мәйданга чыгуы, азатлык өчен көрәш юлында җиңү-югалтулары, максат-омтылышлары чагыла.

Фойеда тамашачылар өчен балалар китапханәсе тарафыннан «Китаплы балачак илендә» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәгә китапханәгә яңа кайткан материаллар куелды. Мондый күргәзмәләр төзү китапханәгә яңа китап укучылар җәлеп итәргә һәм халык арасында китап укуны популярлаштырырга ярдәм итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International