5 октябрь укытучылар көне уңаеннан, Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш.,“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә гомерләрен иң кирәкле һәм мөһим һөнәрләрнең берсе – укытучылык хезмәтенә багышлаган ветераннарыбызны хөрмәтләү максатыннан, шигърият кичәсе үткәрде. 30 елдан артык гомерләрен балалар укытуга багышлаган ветераннарыбыз яшь буынны иң кирәкле фәннәргә өйрәттеләр. Илебезнең булачак гражданнарында намус, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләделәр. Шуның өчен дә алар бүген зур хөрмәткә лаек.
Кичәгә Субаш мәктәбендә укыткан укытучылар чакырылган иде. Кичә чәй табыны артында узды.
Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә “Ахирәтләр” китапханәгә җыела. Бу берләшмә халкыбызның милли йолаларын кире кайтару, гореф гадәтләрен балаларга тапшыру өстендә эшли. Шулай ук киңәш – табыш, сәламәтлек темалары да читтә калмый. Бергәләп кул эшләре эшлибез, күңелле әңгәмәләр корабыз. Китапханәгә килгән газет – җурналлар, китаплар белән дә даими танышып барабыз. 5 октябрь көнне булып узган очрашуда, аларга якташ язучыбыз Сәйдә Зыялының “Яралы кош авазы” дигән китабы тәкъдим ителде.
5 октябрь көнне, китапханәче яңа кайткан китаплардан, балалар өчен “Яңа китап - яңа дус” дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Әлеге күргәзмәнең максаты: балаларны яңа китаплар белән таныштыру, китапка кызыксыну уяту, уңай караш тудыру.
Бу көнне үз гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимнәрне тәбриклибез. Укытучылар көне - гомумхалык бәйрәме, чөнки һәр кеше тормышында укытучының катнашы бар. Еллар узар, балачак һәм яшьлек чорындагы истәлекләр тоныкланыр, әмма яраткан укытучыларыбыз турындагы хәтер генә онытылмас. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Әгәр мин укытучы булсам...» дип исемләнгән акция игълан итте. Акция кысаларында укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, стенгазет, буклетлар эшләделәр, укучылар ясаган открыткалар бүләк иттеләр, укытучыларның кул эшләреннән торган “Алтын куллы укытучым” күргәзмәсе оештырылды. Алар шундый котлау кабул итүгә чын күңелдән шатландылар. Чөнки өлкән укучыларыннан мактау сүзләре ишетү алар өчен чын бәйрәм.
ФестивальТатарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи яктан үзара баюын ныгыту, Татарстанның күпмилләтле мәдәниятын популярлаштыру, үстерү һәм саклау максатында оештырыла.
Безнең 3нче балалар бакчасыннан фестивальдә музыка җитәкчесе Шәрифуллина И.И. һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче Майсурадзе К.катнаштылар. Алар Диплом белән бүләкләнде һәм Гала-концертта чыгыш ясаячаклар. Әлеге зур масштабтагы концерт Казанда 4 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп оештырылачак.
Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң - белем, тәрбия бирергә тырыша. Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. 5 октябрь –Укытучылар көне уңаеннан Урта Мишә авыл клуб мөдире "Рәхмәтемнең иң олысы - сиңа булсын укытучым" исеме астында пенсиядәге укытучыларның өйләренә барып бәйрәм белән котлады.
5 октябрьдә Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә Халыкара укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Матурлык, кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сафлык, гаделлек, зирәклек кебек күркәм сыйфатларны үзләренә туплаган әлеге һөнәр ияләре районыбызда да тирән ихтирам белән хөрмәтләнде. Кичә, 4 октябрьдә район культура йортында әлеге бәйрәмгә багышланган кичә үткәрелде. Укытучыларны районы башлыгы И.Ф.Зарипов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Н.В. Карпова котладылар, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә барысына да сабырлык, сәламәтлек, бәхет, киләчәктә дә зур уңышлар теләделәр һәм мәгариф өлкәсендә күркәм нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Дипломнар тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында безнең Баландыш төп мәктәбе укытучылары да булуы безне бик куандырды.
Барлык укытучыларны да әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез! Бәхетле булыгыз!