Шул уңайдан 29 сентябрь көнне, Субаш авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, “Изге эш көне” девизы астында, балалар белән Чернова Наталия түтинең өенә барып хәлен белделәр, концерт номерлары күрсәттеләр, күчтәнәч тапшырдылар. Мәрхәмәтлек атнасы безне шәфкатле, рәхимле, миһербанлы булырга өйрәтә.
Чарада авыл фельдшеры Прохорова М.А. катнашып, гриппка каршы ничек көрәшергә кирәклеге хакында сөйләп узды.
Вышел восьмой и девятый выпуск газеты 2017 года. В этой газете было освещено деятельность библиотеки, проводимые мероприятия, вечера, интересные конкурсы.
30 сентябрь көнне, район мәдәният йортында методист Ибраһимова З.В. җитәкчелегендә эшләп килүче “Барсында белергә телим” берләшмәсенә йөрүче балалар, “Көзге мәрхәмәтлелек#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында, Теләче авылында ялгыз яшәүче Мәшүфә эбигә барып, хәлләрен белешеп, өй эшләрендә булышып кайттылар.
Шул уңайдан 29 сентябрь көнне, Олы Мәтәскә авылында “Картаямени соң йөрәк” дигән исем белән Олылар көне билгеләп үттелде. Бәйрәмгә барлык өлкәннәр чакырулы иде. Кунаклар мул табын артында концерт номерлары карап үзләренчә ял иттеләр. Алар, үзләренә шундый хөрмәт, ихтирам булганга сөенеп күңелләре булып таралыштылар.
Ә үз кулыбыз белән бүләк ясап бирсәк аларны хөрмәт итүебез тагын да ныграк аңлашыла. Шул максат белән Максабаш авылы китапханәсенең «Халык җәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар бәйрәм уңаеннан үз куллары белән әби-бабайларына бүләк ясадылар.