ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

4 май  көнне Казан шәһәрендә “Без бергә” республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсы булып үтте. Фестивальдә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә “Стиль һәм мода” түгәрәгенә йөрүче бер төркем укучылары катнашты. Яшь модельерлар үзләренең милли төсмерләр белән тегелгән киемнәрен күрсәттеләр.

11 май көнне "Эковесна - 2017" - табигатьне  саклау акциясе кысаларында Баландыш авыл китапханәчесе  Нәҗипова М. Х. һәм китапханәгә йөрүче  китап укучылар  чишмә территориясен чүп-чардан, корыган үләннәрдән,  үсемлек төпләреннән, кычытканнардан чистарттылар.

“Сударушка” халык ансамбле коллективы белән, сугыш  елларындагы җырларны башкардылар.

Бәйрәмдә сугышта катнашучыларны хөрмәт иткән бик күп кеше җыелган иде. Алар истәлегенә бик җылы сүзләр яңгырады, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәл янына сугыш ветераннарының портретлары белән “Үлемсез полк” тезелгән иде. Һәйкәлгә сугышчан авылдашларыбыз истәлегенә чәчәкләр һәм веноклар куелды. Кунакларга чәй өстәле һәм бәйрәм концерты тәкъдим ителде.

Күргәзмәгә китапханәгә яңа кайткан: Э.Веркинның «Облачный полк», А.Алексинның «Третий в пятом ряду», К.Симоновның «Живые и мертвые”, М. Шолоховның “Донские рассказы” һәм башка  китаплар куелды. Күргәзмәгә рәхим итегез!

Өлкәннәребезнең һәм тантанада катнашучыларның күңелен күрер өчен мәдәният йорты үзешчәннәре зур тырышлык куйган.

Өлкәннәребезнең һәм тантанада катнашучыларның күңелен күрер өчен мәдәният йорты үзешчәннәре зур тырышлык куйган.

Чираттагы китапханә гәҗитенең  2017 нче елда 4 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International