Тиздән 9 май - Бөек Җиңү бәйрәме килеп җитә. Без балалар белән рәсем дәресендә Җиңү көне турында әңгәмә үткәрдек , балалар сугыш темасына кагылышлы картиналар карадылар. Соңыннан алар бик теләп “Бәйрәм салюты “ясадылар, балалар бик тырыштылар, чиста –пөхтә эшләделәр.
Безгә тынычлык бүләк иткән сугыш ветераннарын Теләче сәнәгать мәйданчыгында эшләүче резидентлар исеменнән паркның идарәче генераль директоры Марат Мифтахов һәм үсеш мәсьәләләре буенча директоры Айдар Мирсәетов тәбрикләделәр.
Шул уңайдан 5 май көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Балалар күзлегеннәнсугыш" исемле рәсем конкурсы үткәрелде. Һәр яңа буын сугышны рәсемнәр аша белә һәм рәсемнәрдә күрсәтә. Ә иң мөһиме, мондый сугыш рәсемнәрдә генә калып, беркайчан да кабатланмасын иде.
Ватан һәм халкыбыз иминлеге хакына яу кырларында тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп, киләчәгебезне һәм яшәешебезне саклап калган кешеләрнең уллары, кызлары, оныклары исеменнән, бөтен Теләче районы халкы исеменнән Сезне ихлас күңелдән мөкатдәс бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы белән котлыйм һәм Сезгә чын йөрәктән олы ихтирам хисләремне җиткерәм.
Күргәзмәдән төрле катлам укучылары да файдалана ала. Шулай ук ай дәвамында «Война прошла через наши сердца» исеме астында рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Балалар рәсемнәр ясап, китапханәгә алып килделәр.
Ул - Ватаныбыз тарихында мәңге онытылмаслык вакыйга. Шушы олы бәйрәм уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә “Хәтер ялкыны” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдәге китаплар аша Бөек Ватан сугышында катнашучылар Ватан өчен, Туган ил өчен нинди батырлыклар кылганын, аларның аяусыз көрәшләрен, сугыш вакытындагы тормыш көнкүреш вакыйгаларын укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителә.
Анда Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре дә актив катнаштылар. Чәчәк утырту урыннарын тәртипкә китерделәр.
Әлеге кичәнең максаты: балаларда кече яшьтән үк ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган илебез, герой – якташларыбыз белән горурлану, чын ватанпәрвәр һәм ватанны саклаучы образы барлыкка китерү иде. Соңыннан мультфильмнар ярдәмендә актив тормыш позициясе һәм әхлакый хисләр формалаштыру өчен балаларны Бөек Ватан Сугышының тарихы һәм аның геройлары белән таныштырдык.
Кичәнең максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү иде. Әлеге очрашу кичәсендә Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гилванович, Татарстан Республикасы Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Закиров Фәнис Фәритович, районыбызның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рөстәмович, Чечняда хезмәт иткән Исламов Рамиль, ФОРПОСТ район үзәге җитәкчесе Сәләхов Наил Әнәсович катнашты.