Төрле кызыклы уеннар, конкурслар музыкаль номерлар белән чиратлашып бардылар.
Шул уңайдан,18 февраль көнне, Алан авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды.Киң катлау укучыларга тәкъдим ителгән әлеге күргәзмәдә татар халкының иҗтимагый яшәешен чагылдырган тематик әңгәмәләрдән язмалар һәм тел мәсьәләсендә тормыш куйган күп кенә сорауларга җавап табарга була.
Әфган сугышы – барлык милләт кешеләре өчен дә уртак.Һәр шәһәр,район,авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы, бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти –әниләренә гомерлек кайгы китерде. Бу датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә "Чәчәк аткан яшьлек гомерләрен, Әфган сугышында үттеләр" исемле буклет эшләнде. Буклет Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбызга багышланды.
Әлеге җыелышта Айдар авыл җирлеге үзешчәннәре көче белән концерт программасы һәм "Көтү каршылау" фольклор күренешен күрсәттеләр.
Фестивальдә концерт номерлары гына түгел, “Кыз озату” дигән фольклор да күрсәтелде.
Химия атналыгы кысаларында Баландыш төп мәктәбендә төрле чаралар дәвам итә. 16нчы февраль көнне мәктәбебезнең 6-9нчы класс укучылары Химик КВНда катнаштылар. Алар ике командага бүленеп торле сорауларга җавап бирделәр, төрле тәҗрибәләр үткәрделәр. Чара катнашучыларга да, тамашачыга да бик ошады. 17нче февраль көнне 8-9 нчы сыйныф укучылары презентацияләр якладылар.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә,13-18 февраль көннәрендә, химия атналыгы узды. 8-11 класс укучылары “Минем булачак профессиям” дигән темага стенгазеталар чыгардылар, “Экология һәм химия”темасына проект эшләре эшләделәр.Түбән класс укучылары кабинет белән танышып,кызыклы тәҗрибәләр карадылар.