Алдагы көннәрдә уку район ветеринария оешмасында дәвам итә. Укуларны ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе белгечләре һәм Казан дәүләт ветеринар академиясе укытучылары укытачак.
Бу кичә Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары ,авылыбыз үзешчәннәре һәм китапханәче белән берлектә уздырылды.
Шул уңайдан Иске Җөри урта мәктәбендә китапханәче Ф.Гатиятуллина тарафыннан “Билгесез солдат истәлегенә” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Укучылар әлеге истәлекле көннең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Китапханә сәгате ахырында Фәнзия апалары аларга видеофильм күрсәтте.
Әлеге гаиләдә тәрбияләнүче балаларны сөендереп аларга китаплар, күчтәнәчләр алып барды.
Максабаш авылы китапханәсендә әлеге авыруга каршы көрәш максатыннан, “Сак бул-СПИД!” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә авыруның килеп чыгу сәбәпләрен аңлаткан , сәламәт тормыш алып барырга өндәгән язмалар урын алды.
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә инвалидлар декадасы дәвам итә. Быел ул 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр үтәчәк. Мәктәптә декада уздыру буенча эш планы төзелде. Ул чараларда сәламәт балалар белән беррәттән инвалид балалар да катнашачак. 3 декабрьдә башлангыч сыйныф укучылары арасында “Нинди матур дөнья!” дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды. Конкурсның максаты: балаларны инвалид кешеләр проблемасына җәлеп итү, балалар коллективында дуслык һәм теләктәшлек тәрбияләү.
Безнең Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә тәнәфесләр күңелле үтә. Укучылар көндәлек хәрәкәт режимын төгәл үтиләр. Спортзалда баскетбол,бадминтон,өстәл теннисы уеннарын яратып уйныйлар.
3 декабрь Россиядә өченче ел рәттән Билгесез Солдат көне буларак, яу кырында ятып калганнарны искә алу белән билгеләп үтелә. Шул уңайдан 3 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә класс сәгатьләре үткәрелде. Әлеге дәресләр “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!“ девизы астында узды. Укучылар әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, видеофильмнар, презентацияләр карадылар, шигырьләр тыңландылар.
Олы Мишә урта мәктәбендә 1 декабрьдән “Яхшылык эшлә!” акциясе башланды. Бу акция кысаларында план нигезендә төрле чаралар үткәрелә. “Йөрәктән-йөрәккә” һ.б. темаларга сыйныф сәгатьләре уздырыла. 2 декабрь көнне укучыларыбыз район күләмендә үткәрелгән бәйрәмдә катнашып кайттылар.