Әлеге акция кысаларында, Айдар авылы китапханәчесе Фаляхова А.Г., китапханәгә килә алмаучы өлкәннәрнең өйләренә барып газета-журналларга күзәтү ясады.
Алар көзге муллыкны җыюда, бакча һәм өй каршыларын җыештыруда ярдәм иттеләр.
Без Олы Мәтәскә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән һәркөнне саф һавага чыгабыз. Көз ае булуга карамастан әле бакчабыз шау чәчәктә утыра. Безнең максат: балаларны табигать матурлыгын күрергә, тоярга һәм аны сакларга өйрәтү.
Рәсәй күләмендә уздырыла торган онлайн-олимпиадасында катнашып безнең 3нче балалар бакчасы тәрбиячесе Минһаҗева Г.Р. 3 урын дипломына лаек булды. Коллектив үз чиратында коллегабызны иҗади уңышлары белән котлый, аңа саулык-саләмәтлек тели.
Республика күләмендә узучы “Көзге изгелек атнасы” акциясе кысаларында Күкчә авылы китапханәсендә “Кулларга - эш, җанга-шатлык” дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмә эшләнде. Һәм шушы кул эшләре өлкәннәргә бүләк итеп өләшенде.
"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында 14 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә 2 группа инвалид булган С.Равил абыйның өенә бардылар, хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырдылар. Китапханәче Мухаметшина Гөлфия Равил абыйны яңа кайткан китаплар һәм вакытлы матбугат белән таныштырды.
Балаларга Райля Фасхиева милли бәйрәмебез булган-Корбан бәйрзме турында сөйләде һәм презентация күрсәтелде.
Сезне Үзәк урта мәктәбе коллективы исеменнән туган кәнегез белән тәбрик итәбез! Сау - сәламәт булып, бу тормышта күңел тынычлыгы, кайгы - хәсрәтсез яшәргә язсын!
Сезне котлау безгә шатлык,
Сезне котлау - мәртәбә
Тәбрикләргә язсын Ходай,
Әллә ничә мәртәбә.