Балалар белән Россия флагы турында сөйләүче китаплар буенча әңгәмә уздырылды.
Һәр яңа китап - ул яңа ачышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр.Чараның азагында китап сөюче балалар фикер алыштылар.
Китап укучылар матбугат басмаларын да бик теләп кабул итәләр, укыйсы килгән китапларын үзәк һәм авыл китапханәләреннән соратып алдырабыз. Күчмә китапханә үз эшен "Һәр йортка-китап" максаты белән алып бара. Айдар авылы китапханәчесе китап укучылар белән кварталга берничә тапкыр очраша, ә чираттагы китап бирү Тәмте авылында 20 август көнне оештырылды.
21 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә шагыйрь Харрас Әюпнең 70 еллык юбилее уңаеннан “Шагыйрь күңеле“ дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә язучының әсәрләре урын алды.
19 август Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе китапханәчесе авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Хәрәкәттә бәрәкәт" дип исемләнгән спорт чарасы үткәрде. Әлеге чарада спорт, сәламәт яшәү
рәвеше турында сөйләшү алып барылды, төрле спорт ярышлары оештырылды.
19 август көнне Әбде авылы китапханәчесе авыр сугыш елларында тылда хезмәт куйган Домолазова Т.П. янында булып аның хәлләрен белеште, яңа китаплар һәм мәтбугат яңалыклары белән таныштырды.
19 август көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Рузалия “Уку эскәмиясе” дигән исем астында акция уздырды. Китап күргәзмәсендә олы яшьтәгеләр өчен язылган китаплар урын алды. Бу эскәмия урамнан үткән барлык кешеләрне үзенә тартып, китапка кызыксыну уятты. Алар үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.
Китап укучылар республикабыз турындагы мәгълүматны шулай ук китапханәдә даими эшләүче “Татарстан – уртак йортыбыз. Татарстан – наш общий дом” дип аталган күргәзмәдән дә ала алалар.
19 август көнне Теләче район мәдәният йорты үзешчәннәре - «Агыйдель» вокаль ансамбле, «Сюрприз» бию төркеме, вокалистлар – Сиринә Гатиятова, Нурмөхәмәд Насибуллин, Флүзә Гәләвиева, Зөлфия Ибраһимова, Рафис Минһаҗов, район мәдәният йортының “Сердәш” халык театры артистлары– Гөлнур Гимранова, Сәрия Гариповалар Саба районы Тимершык авыл мәдәният йортында концерт белән чыгыш ясап кайттылар.