20 июнь көнне дә Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” лагеренда Лагерьның Мистерын һәм Миссын сайлау конкурсы үткәрелде. Егетләр һәм кызлар үзләре белән таныштырдылар, җыр- биюдә үзләрен сынадылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Лагерьның Миссы дип Мубаракшина Чулпан,ә Мистеры итеп Галмов Адель билгеләнде.
Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә, «Кино сәнгатендә - безнең йолдызлар» дип исемләнгән күргәзмә эшли.
Әлеге күргәзмәдә китапханәгә килүчеләргә хөрмәт яулаган кино сәнгатькәрләрнең фотолары, уңышлары, иҗаты турында кызыклы мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге булдырылды. Шулай ук каралган фильм турындагы китапларны әлеге күргәзмәдән алып укып була. Рәхим итегез!
Ребус- табышмаклар чишү - балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә мавыктыргыч шөгыль. Мондый чаралар китапханәне бертөрлелектән аралый, аны китап укучыларның яраткан урынына әверелдерә.
Бакчабыз коллективы «Нирус» күмәк хуҗалыгына яфрак азык әзерләүдә булышты.
Безне чолгап алган чынбарлык әле яңа гына дөньяга аяк баскан бала алдында үзенең күпкырлылыгы белән килеп баса. Баланың үзенчә фикер йөртүен, аңлау дәрәҗәсен, кемгә яки нәрсәгә дә булса охшатып эшләвен, кичерешләрен исәпкә алып, аны җәмгыять яшәешенә тарту безнең бурыч булып тора..
Безнең 3нче балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү буенча тәрбиячеләр атнылыкны башлап җибәрделәр. Бакчабыз авылының үзәгендә урнашкан. Бакча яныннан үзәк юл уза. Шуңа күрә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү аеруча зарур эш булып тора.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү аларның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә.
Китапханәгә балалар өчен дә, олылар өчен дә китаплар даими кайтып тора. Бу күргәзмә олылар өчен эшләнде. Күргәзмәгә яңа кайткан китаплар куелды.
Традицион мәйданда «Нардуган» керәшен халык ансамбле «Түгәрәк уен»да җырлап халыкны бәйрәм белән котлады.
Тройсынның абсолют батыры булып Раиль Нургалиев калды. Керәшен карендәшләребез әнә шулай ата-баба йоласын онытмый, тырышып эшлидә, матур итеп бәйрәмдә итә белә.
Монда балалар өчен кызыклы китаплар урын алды. Китапханәче яңа китапларга күзәтү уздырды.