ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2016 ел
җомга

Теләче җирлекара китапханәсе шушы уңайдан яхшылык эшләргә теләүче райондашларыбыз игътибарына ел дәвамында  эшләп килүче “Кул эшләре йөрәккә дәва” дип исемләнгән күргәзмәне тәкъдим итә. Әлеге күргәзмәгә Иске Җөри авылында яшәүче Шәкүрова Миләүшә һәм Түбән Саурыштан Габидуллина Алсуларның кул эшләре (йон оекбашлар, башмаклар һ.б.) сатуга куелды.

14 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында авыл ветераннар Советының еллык җыелышы булды. Утырышта район хакимияте  башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, район ветераннар советы рәисе Мансур Газизов катнашты. Очрашуда ветераннар үзләрен борчыган сорауларга җавап алып, үз фикерләрен җиткерделәр. Соңыннан “Балачак” курчак театры артистлары җыелган тамашачыга  спектакль күрсәтте.

14 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Язны сәламли кошлар" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Балаларга кошлар, кошларның табигатькә һәм кешеләргә
китергән файдасы турында мәгьлүмат бирелде.                                                          

Бу очрашуны балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Р.Р. Низамова, комиссия секретаре Р.А. Ихсанов һәм «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәге белгече А. Х. Кашапова уткәрделәр.

Әлеге очрашуның максаты: хокук бозу һәм җинаять буена профилактик эш үткәрү.

Бу очрашуда 16 нчы апрельдән башланып китүче «Язгы изгелек атнысы» дип исемләнгән Бөтенроссия ирекле акциясе турында сүз алып барылды.

Бу очрашуны балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Р.Р. Низамова, комиссия секретаре Р.А. Ихсанов һәм «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәге белгече уткәрде.

Әлеге очрашуның максаты: балаларга үз-үзләренең хокукларын якларга, законнарны бозмаска, жинаятьләр кылмаска өйрәтү иде.

2016 елның 11 апрель көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге җитәкчесе Н.А.Муртазин үзенең белгечләре һәм Теләче муниципаль районының янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең тикшерүчесе Л.М.Хакимуллин белән берлектә ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча рейд үткәрделәр.

Утырышта район хакимияте  башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, район ветераннар советы рәисе Мансур Газизов катнашты. Очрашуда ветераннар үзләрен борчыган сорауларга җавап алып, үз фикерләрен җиткерделәр. Соңыннан “Балачак” курчак театры артистлары җыелган тамашачыга  спектакль кърсщтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International