ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Олы Мишә урта мәктәбендә”Яшь автомоделист” исемле техник түгәрәк эшли.Түгәрәккә йөрүче укучылар төрле конкурсларда катнашалар. Физика укытучысы Шигапов С. җитәкчелегендәге бу түгәрәктә укучылар төрле машина проектлары,схемалар, конструкцияләр белән танышалар.Үзләре дә сызымнар буенча машина модельләре төзиләр.

Алан авыл китапханәсенең актив укучылары хоккей уйнадылар. Шулай итеп, балалар буш вакытларын файдалы итеп үткәрәләр.

Каникуллар вакытында Сауш авылы китапханәсендә балалар очен “Хуш киләсең, Яңа ел!” дип исемләнгән кичә уткәрелде. Балалар белән төрле куңелле уеннар уйналды, ә соңрак алар шигырьләр сойләп, җырлар җырладылар. Кичә ахырында барлык балаларга яңа ел бүләкләре тапшырылды.

Сауш авылы китапханәсендә Һади Такташка – 115 ел тулу уңаеннан “Бөек татар шагыйре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәгә килгән балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды.

Иске Җөри авылы китапханәсендә  халык язучысы  Гомәр Бәшировныӊ тууына 115 ел тулу уӊаеннан «Зур талант иясе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә язучыныӊ тормыш юлы яктыртылды һәм күп кенә китаплары куелды.

Грипп – куркыныч чир.Ул вирус аша йога.Вирусларны ныклап хәлсезлек тоймаган, чирне җиңелчә үткәреп йөргән авырулар тарата. Грипп авыруын йоктырмас өчен, иң беренче чиратта, иммун системасын ныгыту кирәк. Бүген Баландыш төп мәктәбендә тәрбия сәгатьләре «Сак бул,грипп!» темасы буенча уздырылды.

Анда түбәндәге сораулар каралды:

-1 нче яртыеллык һәм 2  нче чирек нәтиҗәләре.

- БДИ га әзерлек.

-Башлангыч сыйныф укучыларының психологик үзенчәлекләре.

-Ашханәдә туклану.

Алар чаңгыда шуарга бик яраталар ,чөнки  саф һавада йөрү сәламәтлекне ныгыта,фикерләү сәләтен үстерә.

Бәйрәмдә балалар өчен төрле кызыклы уеннар уйнатылды, костюмнар парады булды, балалар Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Кыш бабай һәр балага үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен өләште. 


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Хужалыкларнын, ныклы финанс хэлэте хэм вакытында салымнарны тулэве район бюджетынын, табыш ягын арттыра. 2015 елнын 1 декабренэ  16 млн.сум салым район бюджетына хужалыклардан тулэнде, шунын ООО «Сэт иле»-«Телэче» филиалыныкы – 8,4 млн.сум, ООО «Алан» - 3,3 млн.сум, ООО «Игенче» - 1,8 млн.сум, ООО «Агролак»- 1,2 млн.сум.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International