ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Көтмәгәндә, уйламаганда безнең Олы Мишшә балалар бакчасына шәһәр кунаклары килде. Алар үзләре белән Кыш бабай күчтәнәчләре дә алып килгәннәр. Кунаклар дигәнебез, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының яшьләр җәмгыяте палатасы әгъзасы, Олы Мишә җирлегенең муниципаль белем бирү депутаты Йосыпов Р.Р. һәм Россия либераль демократик партясеннән яшьләр белән эшләү буенча белгеч Мокеева А.Г. иде. Балалар кала кунакларын тиз арада үз итеп алдылар. Аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр., рәхмәтләрен җиткерделәр. Чыршы янында бергәләп фотосурәткә төштеләр. 

Яңа ел һәрбарчабызга көтелмәгән сөенечләр алып килсен!

  Выставка «Он подарил нам «Белые цветы», подготовленная в рамках Года литературы в РФ и 70-летия Великой Победы, раскрывает страницы биографии писателя, рассказывает о его фронтовом пути (в годы войны Абсалямов – командир минометного расчета морской бригады, разведчик, полевой корреспондент), знакомит посетителей с интересными страницами его общественной и личной жизни. 

Айдар авылы китапханәсе каршында "Тамчы" берләшмәсе эшләп килә. Берләшмәгә йөрүче балалар бик теләп иҗади эш белән шөгыльләнәләр, кызыклы конкурсларда катнашалар.  Берләшмәгә чираттагы килү көнендә алар "Кар бөртекләре" дип исемләнгән яңа ел бизәкләре конкурсында актив катнаштылар. Ясалган кар бөртекләре белән китапханәне бизәделәр.

  27 декабрьдә Ямбулат авылы клубында балалар елкасы үтте. Балалар янына Кыш бабай, Кар кызы,Убырлы килде.Бәйрәм бик күңелле үтте

   26 декабрь көнне Шармыш авылы клубында  балалар ёлкасы уздырылды. Бәйрәм башында  балалар  юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәтә алдылар.

 Соңынан Яңа елга багышланган төрле кызыклы юмор күренешләре, биюләр һәм җырлар яңгырады. 

29 нчы декабрь  көнне  Урта Мишә мәдәният йортында,китапханәче белән берлектә, Яңа ел кичәсе,Балмаскарад бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе төрле күңелле уен-конкурслар, җыр- биюләр белән үрелеп барды.  Кыш бабай белән  Кар кызы бәйрәмгә килгәч ,кичәбез тагы да җанланып китте.Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурс,ярышларда катнашып матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф өйләренә таралды.

   27 декабрь көнне Күкчә авылы клубында, 28 Балыклы һәм 29 Алан авылы мәдәният йортларында “Бәрәкәтле, мәхәббәтле тормыш насыйп булсын һәммәбезгә дә” дигән исем астында  шаулап-гөрләп яңа ел  тамашалары булып узды. Алан авылы җирлегенә кергән өч авыл үзэшчәннәре кала артистларыннан ким уйнамадылар. Алар Әлмәндәр белән Йөзембикә дә, Вәли  белән Биби дә, абыстайлар да булып уйнадылар. Кичәбез театральләштерелгән  өзекләр  белән беррәттән моңлы җырлар һәм дәртле биюләр белән үрелеп барылды. Бәйрәмгә җыелган халык  рәхәтләнеп күңел ачты, ахырдан басып кул чабып, рәхмәтләрен әйтеп өйләренә таралыштылар.

  26 декабрь көнне Әбде авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәп коллективы белән берлектә  «Яңа ел килеп җитә» дип исемләнгән концерт программасы әзерләделәр.  Концерт белән беррәттән килгән тамашачы төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаша алдылар.

Яңа ел бәйрәме якынлашкан көннәрдә һәр оешма каршында әкияти халәт хөкем сөрә, төрле кар сыннары ясала. Айдар авылы китапханәчесе һәм клуб хезмәткәрләре дә үз территорияләрендә кардан сыннар ясап авыл халкына, балаларга матурлык һәм яңа ел рухы бүләк иттеләр.

Менә бүген дә (27.12.15) балалар гыйнвар аенда үтәчәк мәдәни чарага, шигырьләр алырга килделәр. Китап укучы балалар бик булганнар. Алар китаплар да укыйлар, мәдәни чараларда да актив катнашалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International