Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән “Родник” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин, Алан авылы җирлеге башлыгы Әхмәт Хәзиев тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар Фахима Сөләймановнага иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия Президенты Владимир Путинның һәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде.