ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2015 ел
сишәмбе
Главными участниками мероприятия стали односельчане в возрасте 45-50 лет, которые поделились с более молодыми зрителями традициями и обычаями татарского народа. Украшением вечера стали гости из села Субаш , фольклорный ансамбль «Нардуган», который в свою очередь познакомили зрителя с обычаями и песнями кряшенского народа. 

Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “ Ветеран оныкчыклары Бөек Җиңүне ясый” исемле III Республика рәсем конкурсының мәктәп туры тәмамланды. 8 нче сыйныф укучысы Бикеева Алисаның иң яхшы рәсеме район туры конкурсына җибәрелде. Аңа уңышлар телибез! 

Нәкъ менә шушы көнне без үзебезнең хатын-кызларыбызны котларга ашыгабыз. Максабаш балалар бакчасында бу бәйрәмне бик матур итеп, 7 – март көнне уздырдылар. Әниләр һәм әбиләр чакырылган бу бәйрәм кичәсендә балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар. Бәйрәм бик күңелле узды һәм чәй табыны артында тәмамланды. Әниләр күркәм  чәй табыны әзерләп, балаларны сыйладылар. 
Түгәрәкләрдә ясалган сувенирларны балалар чын йөрәктән бүләк иттеләр. Мәсәлән, “Кәгазь иле” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Загидуллина Р.Т. җитәкчелегендә, газиз әниләренә төсле кәгазьләрдән ясалган, якты кояш елмаюы бүләк иттеләр. 
7 нче март көнне һәр елны традицион рәвештә үткәрелүче кышкы спартакиада үтте. Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Кышкы спартакиада ярышларында укытучылар зур уңышларга ирештеләр һәм 1 урынны яуладылар. Команда капитаны физкультура укытучысы Хәкимов Р.Р.чаңгы ярышларында 1 урынны яулап җиңүче булды. 
Менә 70 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел буена барган сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 70 ел буена да, 100 ел буена да онытырлык түгел. 
Ярышта ӘНИЛӘР һәм КЫЗЛАР командалары ярышты.  Ярыш бик тә күңелле булды. Тамашачыларның көчле кул чабулары ярышучыларга көч биреп торды. Безнең мәктәптә укучы кызлар конкурсларның барлык төрләрен яхшы үтәп, җиңеп чыктылар. Булдырдыгыз, кызлар! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Уңышлар сезгә!
Шул уңайдан Айдар мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Язлар сезгә чәчәк китерсен!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Әлеге күркәм чарада "Иң күп китап укучы" гүзәл затларыбыз да тәбрикләнде. 
Шул уңайдан 6 март кѳнне Иске Җѳри  мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре Гильмутдинова Р. һәм Зиннатуллина Л. берләшмәгә йѳрүче әниләр  белән «Иң җылы учак, иң җылы кочак гаиләдә»- дип исемләнгән кичә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International