Шул уңайдан 7 нче март кѳнне Иске Җѳри мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре Зиннатуллина Л. һәм Гильмутдинова Р. «Ягез, әле , кызлар»- дип исемләнгән кичә үткәрде. Кичәдә 6 нчы һәм 7 нче сыйныф кызлары «Тамчылар» һәм «Тапкырлар» командаларына бүленеп кѳч сынаштылар. Ахырдан «Дуслык» җиңде.
Балалар сөекле әниләренә, әтиләренә матур шигырьләр сөйләделәр, җыр-биюләр бүләк иттеләр.Әниләренә, әтиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды. Соңыннан әти-әниләр үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәм бик күнелле үтте.