ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2015 ел
җомга
Бакчабызда тәрбияләнүче балалар бу бәйрәмне көтеп алалар. Алар инде әзерлек эшләрен башладылар. Әниләренә дип шигырьләр, җырлар, биюләр һәм бүләккә үз куллары белән открытка әзерләделәр.
Тиздән 8 Март, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме җитә. Ә бәйрәмнәр бүләксез үтми. Әниләр өчен баланың үз кулы белән ясалган бүләктән дә кадерлерәк бүләк юктыр. Безнең Иске Җөри балалар бакчасында 8 Март бәйрәменә әзерлекләр башланды. 

«Ел укытучысы -2015» конкурсының район туры финалы үтте. Анда Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән физика укытучысы Кадирова З.Г. катнашты.  Ул бу конкурста катнашкан өчен грамота белән бүләкләнде.

Җиңүнең 70 еллгы якынлашкан көннәрдә, безнең илебезнең тынычлыгын саклап калган Айдар авыл җирлегендә яшәүче тыл һәм сугыш ветераннарына  районыбыз җитәкчеләре тарафыннан  Теләче муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Фатхуллин А.Г. барлык чакырылган әби- бабайларга юбилей медальләре тапшырды.  
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан алар авылыбызның тыл ветераннары турында, инде бакыйлыкка күчкән сугыш ветераннарының фотоларын карап үзләренә  бик күп мәгълүмат алдылар. Информацион – әңгәмә ахырында балалар сәхнәдә “Тынычлык җыры”н җырладылар.
«Балачак» бию коллективы белән 8 март «Халыкара хатын-кызлар» көненә багышланган «Ягез әле әниләр» конкурсына әзерлек алып баралар. 
5 март көнне Иске Җөри мәктәбендә ДОСААФ белән берлектэ хэрби – интернационалист Илшат Хайруллин истэлегенә багышланган 1999-2000 нче елгылар һәм 1997-1998 нче елгылар арасында чангы ярышлары үткәрдек
Әлеге чара урта яшьтәге мәктәп балалары өчен үткәрелде. Барлыгы 10 кеше катнашты. Балалар китапханәсе мөдире Л.М. Закирова балаларны презентация ярдәмендә Рашат Низаминың биографиясе белән таныштырды.

5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
5 нче март көнне Баландыш авылы китапханәсенә сугыш һәм хезмәт ветераннарына карата хөрмәт, Ватанны ярату хисләре тәрбияләү максатыннан балалар бакчасыннан нәниләр чакырылды. 
Ил      өстенә  килгән кешелексез  сугыш  бу    чор     балалары     күңелендә    дә    мәңгелек     яралар     калдырды.  Ул яраларның мәңге төзәләсе юк. Без тыныч  һәм бәхетле тормышта яшибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International