ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Үзәк мәдәният йорты директоры, активистлар белән берлектә, Теләче авылы урамнарына чыктылар, ир-атларны бәйрәм белән котладылар, истәлекле открыткалар тапшырдылар

23.02.22 Үзәк мәдәният йортында "Олимп" яшьләр үзәге белән берлектә, булачак солдатлар, Ватанны саклаучылар өчен "Яшерен-шифрлы гаскәрләр" дигән квест - программа үткәрелде. Анда яшьләр команда белән шифрларны тиз һәм төгәл ачыклый белүдә, противогаз киюдә ярыштылар. Яшьләр барлык биремнәрне дә җиңел үттеләр,чөнки аларга залда утыручы  төркемнәр ярдәм иттеләр. Нәтиҗәдә, барлык катнашучылар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Ватан сакчысы булу Россиядә һәрвакыт хөрмәтле һәм дәрәҗәле саналган. Ватанны саклаучылар көне алдыннан,  19 февраль көнне Айдар авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә яшьләр арасында “Ягез әле, егетләр!” дип исемләнгән КВН-кичә  үткәрелде. Төрле сынаулардан торган бу ярышта дүртәр кешедән торган “Заман” һәм “Яшьләр” командалары көч сынаштылар. Һәр конкурс биремнәре егетләрне җитезлектә, уңганлыкта , шаянлыкта, тапкырлыкта сынады. Ә ярышлар арасында дәртле җырлар, биюләр, нәфис сүз бәйрәмгә ямь өстәде.  КВН-кичәдә катнашучы егетләрне жюри лаеклы бәяләп, нәтиҗәләр ясады. Бәйрәм күтәренке рухта узды.

Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Бу бәйрәмне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бик зурлап үткәрделәр. 19 февраль көнне үткәрелгән мәдәни чара “Сез безнең өчен терәк” дип исемләнде. Безнең авылдан ике егетебез Әлфис Гыйльметдинов, Илмир Биккининнар  армия сафларында хезмәт итәләр. Бу кичә солдат хатлары уку һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашачылар һәрбер чыгышны алкышларга күмделәр. Кичә бик күңелле тәмамланды.

Балалар үзләренең белемнәрен, күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Балаларга бу кызыклы  һәм мавыктыргыч викторина бик ошады, биремнәр зур кызыксыну уятты һәм үзләре өчен бик күп яңалыклар ачты

Бәйрәм алдыннан, алар әниләренә бүләк итәр  өчен, кәгазь һәм картоннан чәчәкләр ясарга булдылар. Үз кулларың белән  матур, күләмле, кәгазьдән ясалган чәчәкләрне язгы чәчәкләрдән аеруы да кыен.  Күңел җылыңны кушып, үз кулларың белән ясалган бүләк иң кадерле,  иң истәлекле бүләк  булып санала.

 

Җитәкчеләре  Зарина Равилевна  укучыларны кызыклы һәм файдалы әйберләр ясарга өйрәтә. Бүген алар  Россия күләмендә  үткәрелүче рәсем конкурсына  әзерләнәләр. Балалар    «Әниемә бүләккә»  темасына үзләренеӊ  рәсемнәрен  тәкъдим  итәчәкләр.

Кыш көне безнең мәктәп укучылары физкультура дәресләрендә рәхәтләнеп чаңгы шуа. Чаңгыда шуу чыдамлык үсешенә ярдәм итә, шулай ук салкын тиюдән һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан страховкалана. Дөрес якын килгәндә, бу дәрес ихтыяр көче өчен тренировка булып хезмәт итә һәм шатлыклы хис-кичерешләр чыганагы булып тора

Әлеге датага багышлап, Теләче үзәк китапханәсе “Укыйм туган телемдә” дип исемләнгән флешмоб оештырды. Флешмобның төп максаты – туган телебезгә хөрмәтне күрсәтү.Бу чарада Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары да актив катнашты. 2 г сыйныф укучысы Ханнанов Айгиз һәм 4 г сыйныф укучысы Мубараков Риназ сертификат белән бүләкләнделәр.

Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Авыл фельдшере Сиринә Гараева «Сәламәтлекне югалтсаң – барысын да югалтасың», “Зиһенгә богау” дигән темаларга чыгыш ясады. Әңгәмә барышында китапханәче чарада катнашучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган әдәбият тәкъдим итте. Сәламәтлек темасына багышланган мәкальләр, бөек фикер ияләренең канатлы сүзләрен искә төшерде. Казаклар клубы мөдире Мөнәвәр Мөхәмәдиев «Заманча дөньяда мода һәм сәламәтлек» дигән темага презентация күрсәтте. Яшүсмерләр бертавыштан “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!” дигән уй белән таралыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International