Шуңа күрә дә балаларны яшьтән хезмәт белән тәрбияләү зарур.Шул максаттан 23 сентябрь көннне Балыклы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән мәчет бакчасын корган чәчәкләрдән һәм үләннәрдән чистарттылар.
Биредә балаларга игелек һәм явызлык төшенчәләре, кешеләр өчен игелек кылуның ничек мөһим икәнлеге турында сөйләделәр. Шулай ук аларга әйләнә-тирәдәгеләргә карата төрле ситуацияләр тәкъдим ителде, балалар фактларга, вакыйгаларга һәм тормыш хәлләренә үз бәяләрен бирделәр, "игелеклелек" сүзе белән мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, практик биремнәрдә, "Тылсымлы игелек чәчәге" уен-тренингында актив катнаштылар. Мәрхәмәтле, әдәпле, тәрбияле кеше булу җиңел түгел. Моңа гомер буе өйрәнергә кирәк. Ә безгә бу эштә ата-аналар, укытучылар гына түгел, китаплар да булыша.
Бу очрашуда район ветераннар советы рәисе Шамиль Галимҗан улы да катнашты. Чара барышында өлкәннәрбез хөрмәтенә котлау сүзләре яңгырады. Очрашуга "Илгә көч - дәрт, иман иңеп торыр, өлкән затларыбыз елмайса" дигән һәм өлкәннәребезнең кул эшләреннән күргәзмәләр куелды
24 сентябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Җәнәй авылына кучмә китапханә белән барды.
Жыелышка килгән өлкәннәрне мул табын,тәмле коймак көтеп торды. Берләшмәгә йөрүче балалар үзләренең матур жырлары, дәртле биюләре белән өлкәннәрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
23 сентябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә 1 сыйныфлар өчен “Кызыклы китаплар иленә китапханәгә рәхим ит” дип исемләнгән дәрес үтте. Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны китапханә тарихы белән таныштырды, китапка сакчыл караш кебек төшенчәләрне аӊлатты. Шулай ук балалар зур кызыксыну белән матур яңа китаплар һәм балалар журналларын карадылар, үзләренә ошаган китапларны өйләренә алдылар. Укучыларныӊ һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасында «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның төп максаты - балаларның буш вакытларын танып-белү һәм мәдәни ял итүгә җәлеп итү. 23 сентябрь көнне Алан авылы китапханәсендә беренче сыйныф укучылары өчен “Мәдәни дәрес” үткәрелде. Укучыларга проект кысаларында көндәлекне алып бару тәртибе аңлатылды.
22 нче сентябрь көнне Казаклар авылы китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре "Яшел Россия" исемле экологик өмәгә кушылып, мәдәният йорты бакчасын җыештырдылар.
Чара кысаларында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан танып - белү-уен, тематик программалар, әңгәмәләр үткәрелде, дөнья һәм сугыш турында мәгълүмат булган видеороликлар күрсәтелде. Шулай ук кәгазьдә ясалган һәм зәңгәр тыныч күкне символлаштыручы модульләреннән күгәрченнәр ясадылар.
12 нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә укучылар өчен Теләче районының яңадан торгызылуына 30 ел тулуга багышланган "Туган ягым - яшел бишек" дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чараның максаты - үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү иде. Биредә балалар туган ягыбыз һәм районыбыз турында сорауларга җавап таптылар һәм тарихи мәгълүматлар белән таныштылар. Шулай ук аларга Теләче ягыннан чыккан күренекле шәхесләр турында сөйләнелде.