ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

24 гыйнвар көнне Субаш авыл китапханәсендә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан укучылар өчен «Холокост – больше никогда» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде, презентация күрсәтелде. Максаты: толерант аң, тарихи фикер йөртү һәм геноцид корбаннарына хөрмәт тәрбияләү.

Сауш авылы китапханәсендә 2021 ел –Татарстанда  туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Теле барның иле бар” дигән исем астында  китап күргәзмәсе куелды.

Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе Төрек -Тәмте авылында булып, халыкны яңа китаплар, матбугат яңалыклары белән таныштырды. Китап укучылар ошаган  китапларны укырга  алып калды.

Әлеге юнәлеш буенча Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән "Туган телем" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдә балаларга туган телебезнең никадәр кадерле булуы турында сөйләнелде һәм татар шагыйрьләренең шигырьләре укылды.

Теләче районының кабат торгызылуына 30 ел тулуга багышлап, Казаклар авылы китапханәсендә  “Теләче районының үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дигән почмак оештырылды.  Күргәзмәдә тәкъдим ителгән альбомнар, басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, күренекле якташларыбыз, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, туган төбәгебезнең үткәне, бүгенгесе турында сөйлиләр.

24 гыйнвар көнне Субаш авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан, укучылар өчен «Холокость – больше никогда» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде, презентация курсэтелде. Максаты: толерант аң, тарихи фикер йөртү һәм геноцид корбаннарына хөрмәт тәрбияләү.

Бу темага бик күп сөйләшүләр алып барыла, стендлар һәм папкалар эшләнә. 23 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары белән чираттагы очрашуны оештырдылар. “Без терроризмга каршы”дип исемләнгән бу чарада  укучыларга терроризмның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында  аңлатылды. Урамда шикле кешеләр күренсә хәбәр итәргә кушылды. Шулай ук эшләнгән папкалар, стендлар  белән таныштырылдылар.

Теләче урта мәктәбе  укытучылары  Әсадуллина Зөлфия Наилевна , Гыймаева Ания Сәлмәновна һәм Салахиев Булат Ринатович   “ Ел укытучысы - 2021” Бөтенроссия  конкурсының муниципаль этабында җиңү яуладылар. Укытучыларыбызга алдагы конкурсларда зур уңышлар телибез. Бу  конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!

Теләче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсадуллина Зөлфия Наилевна   “ Ел укытучысы - 2021” Бөтенроссия  конкурсының “ Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә   җиңү яулады. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге   елы  ачу көннәрендә   Теләче урта мәктәбендә  ачык дәресләр һәм сыйныфтан  тыш чаралар  уздырыла.  22 нче гыйнвар көнне татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Асадуллина Зөлфия  Наилевна 3 сыйныфта ачык дәрес һәм милли бәйрәм үткәрде.Укучылар ана телендә матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, милли биюләр биеделәр. Күңелле бәйрәм балаларга бик  ошады. Дуслар , ана телебезнең байлыгын , матурлыгын, аһәңле яңгырашын  бергәләп саклыйк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International