“Наркомания-кешелек дошманы”

17 март көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, яшүсмерләрнең сәламәтлегенә тәмәке, алкоголь һәм наркотик матдәләрнең  йогынтысы турында,  “Наркомания-кешелек дошманы” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Мәгълүмати сәгать барышында “Кеше организмына  наркотикларның  тәэсире”, “Ни өчен яшүсмерләр үзләренә нәрсә янаганын белеп, наркотик матдәләр куллана башлыйлар?” кебек сорауларга җаваплар тыңланды, әлеге теманы яктырткан презентация күрсәтелде.   Чарабыз бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, тирә-юнебездәге  гыйбрәтле язмышларны күреп уйланып, үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик дигән девиз белән тәмамланды.

Соңгы яңарту: 2017 елның 20 марты, 13:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International