2014 елның 15 июлендә Бөек Ватан сугышы ветераны, Алан авыл җирлегенең иң өлкән кешесе, бүгенге көндә Алан авылында яшәүче Галиев Барый Гали улына 94 яшь тулды. Ул лаеклы ялга чыкканчы туган авылында хезмәт куйды, хатыны белән 3 кыз тәрбияләп үстерделәр. Аны гомер бәйрәме белән котларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Р.Юнысов һәм Алан авыл җирлеге башлыгы Ә.Г.Хаҗиев килделәр.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:07