60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр

Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә, 2016 елда үзләренең 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтүче гаиләләр дә бар. Алар Югары Кибәхуҗа авылында гомер итүче Зәкария һәм Бибифатыйма Әхмәтгалимовлар, Габделхай һәм Гөлсәхрә Ибраевлар. 26 сентябрь көнне аларны шушы зур бәйрәмнәре белән район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Тимерханова А.Х. һәм авыл җирлеге башлыгы Махмутов Ф.Р. котлады. Аларга исәнлек-саулык, тигез тормыш, сәламәтлек теләп калабыз.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 29 сентябре, 09:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International