1 январьдан башлап, Айдар авылы китапханәсендә, татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 115 ел тулу уңаеннан "Бөек хыяллар, олы хисләр җырчысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота. Аның ничәмә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, чакырып, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе бүген дә актуальлеген югалтмый. «Зәңгәр күзләр», «Мәхәббәт тәүбәсе»,«Алсу»,«Үтеп барышлый»,«Мокамай»,«Ак чәчәкләр» һ.б. шигырь һәм поэмалары Такташ иҗатының энҗеләре.
.jpg)
Соңгы яңарту: 2016 елның 8 гыйнвары, 11:02