16 январь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә, Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе” исеме астында китап күргәзмәсе куелды.Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Күргәзмәдә Шиһабетдин Мәрҗани турында газета-журналларда басылып чыккан мәгълүмәтләр урын алды.
Соңгы яңарту: 2018 елның 18 гыйнвары, 09:09