Мэдэни кондэлек

21 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Рузалия Олы Мишә урта мәктәбендә “Укучының мәдәни көндәлеге” һәм Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә “Татарстан буйлап сәяхәт” дигән темада үткәрелгән мәдәни дәресләрдә катнашты.  Олы Мишә урта мәктәбендә китапханәгә чакырылган буклет таратканнан соң Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган проект белән презентация ярдәмендә аңлату эше алып барды һәм укучыларга мәдәни көндәлек белән буклет таратты.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:48

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International