1 ноябрь көнне Казаклар авылы китапханәсе, клуб белән берлектә, “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен “Көз, көз, әйт, әле кәрзинеңдә ниләр бар?” дип исемләнгән “Сөмбелә” кичәсе үткәрде. Сөмбелә аларга кызыклы табышмаклар, сораулар биреп, тапкырлыкларын сынады. Балалар көз кызын озатканнан соң командаларга бүленеп, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Бәйге тәмамланганнан соң, күмәк “Сигезле”, Биш пар” җырлы-биюле уеннар уйнап күңел ачтылар.
Соңгы яңарту: 2019 елның 5 ноябре, 08:01