Җәй –һәр кеше тормышында иң яраткан вакыт.

Җәй –һәр кеше тормышында иң  яраткан вакыт. Җәй айларында кеше тиешенчә ял итсә, ел буена  көч туплый, яхшы кәеф ала, иммунитетны ныгытып калдыра.  Айдар мәдәният йорты  җәйге ялларны күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештыра белә . Кече яшьтәге балалар һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен җәйге яллар бик зур әһәмияткә ия. 6 июль көнне  көндезге 13 сәгатьтә  мәдәният йортына җыелып җәйге күңел ачу, табигатьтә ял итү йөзеннән сәяхәт оештырылды.  Балалар табигать кочагында онытылып, күңелләре булганчы уйнадылар: көлештеләр, шатландылар, тирә-яктагы матурлыкка сокланып туймадылар. Әлеге сәяхәть аша без балалар күңелендә зур куаныч, табигатькә сакчыл караш  кирәклеген җиткерә алуыбызга чиксез шатбыз.

Соңгы яңарту: 2018 елның 10 июле, 13:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International