31 майда Балык Бистәсе районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, хуҗалык итүнең кече формаларын һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча йомгаклау семинар-киңәшмәсе узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР җирле үзидарә органнары ассоциациясе Советы рәисе Экзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты.
Киңәшмә ахырында «крестьян фермер хуҗалыгының иң яхшы җитәкчесе», «ЛПХНЫҢ иң яхшы җитәкчесе» һәм «эшмәкәрлекне үстерү буенча авыл җирлегенең иң яхшы җитәкчесе»республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Үзәк авыл җирлеге башлыгы Котников Вальтер Николаевич диплом белән бүләкләнгән.

Соңгы яңарту: 2023 елның 1 июне, 09:41