Маннапов Айназ Гаптелнур улы Армия сафларына алынды.

19 май көнне Олы Мишә авыл җирлегедә яшәүче Маннапов Айназ Гаптелнур улы Армия сафларына алынды.

Ватанны кемнәр саклый? … Әлбәттә ир-егетләр! Әйе, ватанны саклау һәр ир-егетнең изге бурычы. Безнең егетләребез дә илебезне саклау өчен утка да суга да керергә әзер. Менә бүген дә авылыбызның лачыны туган илебез сагына армия сафларында  хезмәт итәргә чыгып китте. Без бу егетебез белән чиксез горурланабыз, аны бик яратабыз һәм исән-имин туган авылыбызга әйләнеп кайтуын телибез.




Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International