Май чабу

         

 

                      Масленицада беренче эш итеп һәр кешенең кышны куып, табигатьне уятырга ярдәм итү бурычы тора. Рус традициясен бозмыйча, 2021 елның 14 мартында Ачы авылында  кышны озатуга һәм язны каршылауга багышланган традицион Май чабу (Масленица) бәйрәме узды. Шул ук вакытта мәйданда палатка җәелеп китте, анда теләгән һәркем тәмле коймак, кайнар пироглар һәм хуш исле чәй белән сыйлана алды. Күңелле эстафеталар, халык күңел ачулары бәйрәмгә аерым атмосфера тудырды. Авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар Масленица атналыгының халык традицияләрен искә төшерделәр: коймак һәм тәм-томнар белән сыйландылар, халык җырлары, такмаклар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, көч сынаштылар. Биредә традицион бәйге - аркан тартышу, балалар һәм өлкәннәр игътибарын җәлеп итүче бәйге дә  үткәрелми калмады. Командалар тиз формалашты, катнашучылар бик җитез арканга тотынды һәм аны һәр яклап тарттылар.Бәйрәм, гадәттәгечә, Масленица карачкысын яндыру йоласы белән тәмамланды. Күңелле уеннар, күңелле җырлар артында вакыт сизелмичә дә үтеп китте. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International