1 октябрь көнне Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан авыл мәдәният йортында Алан авыл җирлеге Советы, ҖЧҖ “Алан” ширкәте һәм мәдәният хезмәткәрләре өлкән буын кешеләре өчен “Йөрәк җылыбызны бүләк итәбез” исеме астында зур бәйрәм оештырды. Бәйрәм кичәсендә катнашкан 150 гә якын өлкән кешеләребез кайнар чәй табыны артында, тәмле ризыклардан авыз итеп, авыл үзешчәннәренең тематик концертын карады һәм үзләре дә бик теләп чыгыш ясадылар. Район үзәгеннән килгән вәкил- Теләче районы финанс бүлеге җитәкчесе Яхин Р.Р өлкәннәребезгә кайнар котлау сүзләрен җиткерде, алдагы көннәрендә саулык-сәламәтлек теләде.
Бу көнне бәйрәмгә килгән өлкән кешеләр өчен мәдәният йортының фойесында “Ашыгыч ярдәм” һәм “Китап иле” постлары эшләде.
Йөрәк җылысы, изге теләкләр белән эзерләнгән бәйрәм- тамашадан өлкәннәребез ҖЧҖ “Алан” ширкәте, Алан авыл җирлеге Советы тарафыннан бирелгән күчтәнәч пакетлар алып, олы рәхмәт хисләре белән таралыштылар.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:20