Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгы.

Олы Нырсы авылында 8.05.2014 Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгына мәктәп янындагы обелиск каршында бергәләп авыл кешеләре, мәктәп коллективы ярдәмендә үткәрделәр. Авылдан 557 сугышчы яу кырына чыгып китеп, 190 гына туган якларына әйләнеп кайтып бүгенге көндә 1 генә сугышта катнашкан ветеран – Губайдуллин Гарифулла бабай гына исән-имин.

Тылда тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән хатын-кызлар, яшүсмерләр, шул чор балалры – бүгенге әби-бабаларыбыз алдында баш иябез. Сезнең җиңүне якынайткан тырышлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез санап бетергесез. Исән-имин булып, сәламәт тормышты яшәвегезне телибез.


Фотоларны карарга



Соңгы яңарту: 2014 елның 14 мае, 15:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International