Юл йөрү кагыйдәләрен белегез!

Хәзерге шау-шулы заманда юл йөрү кагыйдәләрен белмәү сәбәпле кече яшьтәге укучылар белән күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Шундый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен без башлангыч сыйныф укытучылары балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәбез.   18 сентябрь көнне Җәнәй башлангыч мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган класс сәгате үтте. Класс сәгатендә укучылар юл билгеләрен, кагыйдәләрен өйрәнделәр.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:45

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International