Наркомания

Хәзерге вакытта киӊ таралган замана чире булып наркотиклар тора.Бүгенге көндә яшь буын әлеге  чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш. Үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән Иске Җөри авылы китапханәсендә  китапханәче Гильмутдинова Р.Ш. һәм авыл фельдшеры Давлетшина Р.М. белән берлектә  сәламәт яшәү рәвеше турында балалар белән сөйләшүләр алып бардылар. «Минем тормыш минем кулда» исемле викторина үткәрделәр. Балалар ике  командага бүленеп әлеге темага кагылышлы, файдалы һәм кызыклы сораулар бирештеләр. Йомгак ясап, Рузия Мансуровна зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм куркыныч тудыруы турында сөйләде.

Соңгы яңарту: 2016 елның 28 июне, 09:27

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International