“Кошларның җылы күлмәкләре дә, өйләре дә юк! Алар ачы буранда да, салкында да ачык һавада йоклыйлар. Канатлы дусларыбызга салкын кышны уздырырга бергәләп ярдәм итик, җимлекләр ясап, аларны йортларыбыз, балалар бакчалары тирәләренә, ял итү паркларындагы агачларга элик!” – дип, балаларга мөрәҗәгать итте өлкәннәр төркеме тәрбиячесе Хәдиева Фидәлия Гәбделәхат кызы. “Ә кошлар нәрсәләр ярата соң?” дигән соравына балалар аптырап калмадылар. “Җимлеккә кыздырылмаган көнбагыш, пешкән дөге, тары ярмасы, ашлык бөртекләре салырга була”, – диделәр. “Сезнең кулларыгыз могҗизалар тудырырга сәләтле икән. Һәрберегезнең җимлеге үзенчәлекле, матур. Кечкенәдән миһербенлы, кешелекле, кошлар турында кайгыртучан булып үсүегезгә сөенәм”, – диде тәрбияче апалары.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:30