Милли горурлык милли бизэклэр аша.

3 ноябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Рузалия тарафыннан мәдәният йорты фаесында  үткәрелгән  “Милли горурлык милли бизәкләр аша” дигән тематик кичә халкыбызның борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен искә төшерү һәм балаларга өйрәтү максатыннан оештырылды. Балаларны төрле милләт киемнәре белән таныштырып, бергәләшеп, бердәмлектән ямь табып яшәргә кирәклеге аңлатылды. Борынгы әби-бабаларыбызның нинди генә шартларда көн күрүенә карамастан һәрбер йоланы, бәйрәмнәрне җиренә җиткереп башкарып милләтебезне саклап калулары аңлатылды. Ә балалар үз чиратларында төрле милләт киемнәреннән киенеп үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:50

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International