Куркынычсызлык атналыгы.

26 нчы сентябрьдән 30нчы сентябрьгә кадәр, безнең Иске Җөри балалар бакчасында куркынычсызлык атналыгы булып узды. Тәрбиячеләр әлеге юнәлештә балалар һәм ата-аналар белән эзлекле әш алып бардылар. "Урам белән танышу", "Транспорт" дигән темаларга әңгәмәләр алып барылды. Хәрәкәтле уеннар уйналды. ДАИ хезмәткәре, Назиров Ришат Хәмитович балалар бакчасында кунакта булды. Ул балаларга уен рәвешендә юл йөрү кагыйдәләрен аңлатты, әти-әниләр өчен брошюралар таратты, нәниләребезгә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Соңгы яңарту: 2016 елның 5 октябре, 09:02

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International