Авыл җирлеге турында

       Баландыш авылы район үзәгеннән 20 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылда татарлар яши. Баландыш авыл хуҗалыгы Урта Мишә һәм Баландыш авылларын берләштерә. Барысы 3192 га авыл хуҗалыгы, шуның исәбендә 2749 га сөрүлек җирләре бар. Монда халык саны  ике авылга 642, 175 хуҗалык исәпләнә. Баландыш авылында 8 урам бар. Йортлар газ белән җылытыла. Халыкның социаль хәле яхшы. Яңа тугызъеллык мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, ике сәүдә йорты, элемтә бүлеге, медпункт, мәчет, җирле үзидарә бинасы бар.


      

     Баландыш авылында мәктәп 1926 елда төзелеп бетә. 1927 елда мәктәпне Подъячева Аня, Юлматов Хәким беренче мәртәбә ачып керәләр. Өч ел  буе башлангыч мәктәп булганнан соң,1931 елда җидееллык мәктәп була. Аның беренче  директоры итеп Галимуллин Т.  билгеләнә һәм 1947 елга кадәр эшли. Шул ук елны җидееллык мәктәп Тиләҗе авылына, ә  Субашның   ятим балалар йорты Баландышка күчерелә.Иске мәктәп бинасында дүртеллык мәктәп кала.

     1957 елда детдомны Кукмарага күчерәләр һәм яңадан шул ук елны мәктәп Тиләҗедән Баландышка күчерелә. Ул елларда Баландыш мәктәбендә тирә-як күрше авыллардан килгән балалар саны240 ка җитә.  Елыш,Җәнәй, Җөри, Тиләҗе, Мамалай авылларыннан килеп укыганнар. 1992 елда мәктәп бинасы бик искерү сәбәпле,Баландыш мәктәбе,совхоз конторасы итеп салынган, яңа зданиегә күчерелә.

1947 елдан алып Баландыш мәктәбендә 1038 бала укыган. 927 кеше Баландыш төп мәктәбен тәмамлаган. 72 ел эчендэ 108 укытучы укыткан. Зайнуллин Марат Зиннатович  яңа бинага күчкәч аның беренче директоры була.Мәктәбебезне тәмамлаган кешеләр төрле тармакларда эшлиләр һәм югары күрсәткечләргә ирешәләрМәктәп бинасы  кечкенә булу сәбәпле, 2005 елда  яңа мәктәп бинасы төзелә башлый . Аның бусагасын 2007 елда атлап керәләр. Директоры Заббаров Алмаз Фоатович була. 16 укытучыдан торган коллектив укыта башлый.

     2009 елдан директор итеп Чернов Петр Александрович билгеләнә. Хәзерге көндә 69 балага 14 укытучы белем бирә.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 15 марты, 14:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International