Авыл җирлеге турында

Риваятьләрдә бәян ителгәнчә, бик борынгы заманнарда Шәтке авылы урнашкан урында карурман шаулаган. Явыз Иван заманнарында көчләп чукындырудан качып баручы бер төркем татар кешесе, тормыш итү өчен уңайлы урын күреп, шушында төпләнергә карар

кылган. Авылның нигезе соңрак – 1740-1742 еллар тирәсендә салынган, дигән фараз да яши. Тик шунысы төгәл мәгълүм: баштагы чорында ул Шәпке дип аталган һәм аның халкы төп өч нәселдән гыйбарәт булган. Аксакал картларның фикеренчә, бу нәселләрнең берсе Янгулныкылар булып, бүгенге көндә шушында гомер итүче Сәйдәш Янгулов – аларның турыдан-туры варисы.

Бирегә килеп төпләнүчеләр урманны кисеп-төпләп, йөрер юллар ачканнар, иген игәргә ышна җире ясаганнар. Игенчелек һәм терлекчелек белән беррәттән сунарчылык һәм кыргый бал табу белән дә шөгыльләнгәннәр.

Халыкта тагын шундый сүз йөри: Шәткегә терәлеп үк торучы керәшен авылы Явыз Иванның җәза отрядлары килгәнчегә кадәр Бохара дигән мөселман авылы булган. Баскынчылар биредә бик зур кансызлыклар кылалар, чукынырга риза булмаганнарны кылычтан үткәрәләр. Авыл янәшәсендәге Бокыр елгасының исеме әнә шул Бохара атамасына баглы дип фаразлана. Шәткенең икенче ягында Тегермән тавы дигән тагын бер керәшен авылы бар. Монда да шундый ук фаҗига кабатланган дип сөйлиләр. Авыл янындагы зур булмаган бер  агачлык әлегәчә изге урын булып исәпләнә һәм әби-бабайлар анда күмелгәннәр рухына багышлап дога кылалар.

1890-1900 елларда Шәтке Казан байлары кулына күчә. Шулар белән бергә авылга заманасына күрә прогресс килеп керә, халыкка тормыш итү җиңелләшә төшә. Соңрак Шәткенең биләмәләрен Бибиҗамал атлы бай хатын Казандагы хуҗаларыннан арендага ала. Ул елларда тирә-юньгә дан тоткан тегермәннең барлыкка килүе шушы ханымның исеме белән бәйле. Беркадәр вакыттан соң авылның тернәкләнеп-баеп киткән Ибрай атлы кешесе Бибиҗамалдан Тау урманын сатып ала. Әлеге урман җиләк-җимешкә, гөмбә-чикләвеккә бай булган һәм Ибрай бабай анда вакытлы-вакытсыз кереп йөрергә беркемгә дә рөхсәт итмәгән.

Мәгълүмдер ки, гасырлар буе урман үскән туфракта гумус катламы фәкыйрьләнә. Шуның өстенә Шәткегә җир мәйданы бик аз эләгә. Ә менә күрше керәшен авылларына патша хөкүмәте җирне мулдан өләшә. Халыкны бүлгәләп хакимлек итүгә  корылган астыртын сәясәтнең чагылышы инде бу. Тарих хәтерендә Шәтке һәм Мирәтәк авыллары арасында җир өчен чыккан сугыш саклана. Бәрелешләрдә хәтта үлүчеләр булуы да мәгълүм. 1917 елгы инкыйлабның татар халкы өчен нинди зур фаҗига китерүен хәзер инде яшермичә сөйлиләр. Тик шунысы бар: фәкать шушы инкыйлаб кына Шәтке авылын җирле иткән.

1904-1905 елларда Шәткедән шактый ир-ат рус-япон сугышына алына, күпләрен туган илләренә әйләнеп кайту насыйп булмый. 1914 елда башланган беренче бөтендөнья сугышында да авылдан бик күп кеше катнаша.

1918 елда Шәткедә зур янгын була, ихаталарның шактые төбе-тамырына кадәр көлгә әйләнә. Янып торган кисәүләрне авыл уртасындагы күлгә тутыралар һәм күл кибә. 1920 елда Совет хөкүмәте беренче тапкыр халык санын алу үткәрә. Шәткедә 100гә якын хуҗалык һәм 560лап кеше исәпкә алына. Ләкин бу сан 1921 елгы ачлыкта бик нык кими, тулысы белән кырылган гаиләләр дә була хәтта.

Хәзер инде әлеге ачлыкның совет хакимиятенең халыктан көчләп икмәк җыйган продотрялары эшчәнлеге нәтиҗәсе булуы сер түгел. Әнә шуңа күрә дә 1920 елның февраль-март айлары тарихка “сәнәкчеләр чыгышы” дип кереп калган бунтлар белән истәлекле. Шушы чорда ярсынган крестьяннар төркеме Шәтке авылы аша да уза. Бу кешеләр үч алу өчен коммунистларны эзлиләр. Авылдагы ике коммунистны да халык яшереп, саклап кала.

Шул дәвердәге вәзгыятьне, халыкның тормыш-көнкүрешен күзаллау өчен янә авыл тарихына күз салыйк: “1921 елда иген уңмый. Моннан алдарак продотрядлар талап киткәннән соң, бернинди икмәк запасы калмаган. Ачлык башлана. Көз, кыш, яз айлары зур югалтулар белән үтә, бик күп кеше кырыла. Тирә-юньдәге алабута, кычыткан калмый, инеш-елгалардагы бака кабырчыкларына кадәр ашыйлар, кыздыргач ул үзеннән-үзе ачыла икән...”

1921 елгы ачлыктан соң Шәткенең бик күп кешеләре икмәк һәм бәхет эзләп Ярославль, Себер якларына сибелә. Ә кайберәүләр балаларын приютларга тапшырырга мәҗбүр булганнар. Нихәл итәсең, ул заманда балалар күп, гаиләләр ишле, аларны ачлыктан тилмертеп булмый бит инде, ничек тә исән калу турында уйларга кирәк. Әлеге балаларның бер ише приютларда тәрбияләнеп үсә, чит гаиләләргә кызлыкка, уллыкка алынучылары да була. Ачлык узып, тормыш көрәя башлагач, ата-аналарның бик күбе балаларын эзләп-табып кире алып кайталар. Халык телендә шундый бер кызыклы тарих йөри: имеш, Шәмсекамал атлы кызны рус гаиләсе приюттан тәрбиягә ала. Сабый чит халык мохитендә, башка гадәтләр йогынтысында үсә. Дөньялар рәтләнгәч, Шәмсекамалны үз әти-әнисе туган йортына алып кайта. Кыз исә, тегендәге гадәтенчә, гел почмаккка барып чукына торган була.

Авылның дин, мәгърифәт тормышы тарихында да кызыклы һәм кызганыч сәхифәләр байтак. Шәткедә элек-электән мәчет вә мәдрсә эшләп килгән. 1929 елда Сталин репрессияләре канат җәйгәч, дин әһелләренә дә, авылның тернәкле тормыш алып баручы уңганнарына да караңгы көннәр килә. Көннәрдән бер көнне авылга (ул чорда Шәтке Базарлы Казыдагы өяз комитеты

карамагында була) волостьтан кеше килеп төшә. Максаты биредәге Советка каршы мулла-мөәзиннәрне, кулакларны фаш итү. Кибет тотып, авыдашларына сәүдә хезмәте күрсәтеп яшәгән Хафиз, Шәмсетдин мулла, бик күп мал асраучы Әнбәр, асрау тоткан Шәйхи бабайлар әнә шул кара исемлеккә эләгә. Аларны бөтен гаиләләре белән авылдан куалар. “Кулак” мөһере сугылган бу һәм башка кешеләрнең язмышы михнәтле, аянычлы. Күбесенең нәсел-нәсәбе дә инде туган туфрактан бөтенләйгә аерылган. Куылучыларның мал-мөлкәте конфискацияләнгән, ә йорт-җирләре күмәк хуҗалыкка тапшырылган. Әнбәрнең өе баштарак мәктәп, аннары клуб булып хазмәт итә.

Мәчет манарасы аударылган көн Шәткедә мәет чыккан матәм көнен хәтерләтә. 1936 елда була бу хәл. Манараны, ике центнер бодайга алданып, Сафиулла атлы бәндә кисеп төшерә. Авыл халкы аңа төннәр йокламыйча ләгънәт укый.

Шәткедә колхозлашуның барышын ил күләмендәге процессның көзгедәгеседәй төгәл чагылышы дип атарга ярыйдыр. 1930 елның язында Закир Исмәгыйлев, Исмәгъзәм Исмәгыйлов, Фәйзулла Хәмидуллин, Гали Нәдершин, Хәйри Зәйнетдиновлар күмәк хуҗалыкка берләшәләр. Исмәгъзәмне үзләренә рәис итеп сайлап куялар. Зур булмаса да, беренче елында колхоз шактый ук мул уңыш җыеп ала, гаиләләргә тигән өлеш тә аз булмый.

Бу казаныш башкаларны да кызыктыра, күмәкләшергә теләүчеләр ишәя башлый. Ләкин авылның үзәген тәшкил иткән урта хәллеләр катлавы ашыкмый әлегә. Шунлыктан 1931 елның кышыннан колхозлаштыру ирексездән алып барыла башлый. Күмәкләшкән хуҗалыкларның саны 100 дән ашып китә. Ләкин яз җитүгә аларның күбесе колхоздан чыгу җаен карый. Моңа Сталинның “Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкаләсе дә этәргеч бирә. 1931 елның җәендә авылга район вәкилләре килеп аңлату эшләре алып барганнан соң гына халык тагын күмәкләшә башлый. Урып-җыю чорына кадәр колхозда хуҗалыклар саны 120гә җитә. 1932 елгы чәчү чорында исә авылда аерым хуҗалыклар берничә дистә генә кала. Минзифа Галиева, Фәрхулла Шәкүров, Кыям Билалов, Саттар Садыйков кебекләр ахыргача тартышалар.

Яңа тормыш башланып, авыл кешесенең гасырлар дәвамында шәкелләшкән рухияте, менталитеты үзгәргән бу чорда, сөйләүләренчә, сәер-көлкеле хәлләр дә килеп чыккалаган. Атлар берләштерелсә дә, һәркем үз атына аерым игътибар бирелүен таләп иткән, әгәр аны авыр эшләрдә файдалансалар, яки кыйнасалар, ихластан рәнҗи торган булган. Кайвакыт шуның аркасында йодрыклашуга кадәр барып җиткән.

1931-1932 елларда рәис булып Шиһап Галләмов торганнан соң, колхоз дилбегәсен Гатаулла Әхмәтшин үз кулына ала. Ул җитәкчелек иткән чорда хуҗалыкта беренче атлар утары, ашлык амбарлары төзелә, суктыру машинасы, чәчкеч сатып алына.

1935 елда республикада Теләче районы оеша. Шәтке халкы, Балык Бистәсеннән аерылып, яңа районга кушылуны хуп күрә. Нәкъ шул елда күмәк хуҗалык белән Закирҗан Нигъмәтҗанов җитәкчелек итә башлый. Әнбәр бай йортын – колхоз идарәсе, ә Гата Хәсәновныкын авыл Советы бинасы итеп бер урынга күчерәләр, араларына кызыл почмак төзелә. 1935-36 уку елына яңа мәктәп тә өлгереп җитә. Гомәр Сабиров, Гали Җәләев, Искәндәр Мамаков, Галимә  Хәлилова кебек мөгаллимнәр авыл балаларына башлангыч белем биргән беренче укытучылар булалар.

Көнне төнгә ялгап эшләп, колхозга авыл хуҗалыгы кораллары, тракторлар, йөк машиналары юллап, халык өчен тырышып йөргән мәлендә рәис З.Нигъмәтҗанов үзенең “халык дошманы” булуын искәрми дә кала. 1937 елгы репрессия машинасы андый мөһерне сугарга күп сорап тормый шул. Аны алып китеп беркадәр вакыт узгач, авыл кешеләре уйлашалар да, моңа кадәр кырчылык бригадиры булып эшләгән Мөхәммәт Әлмиевне рәис итеп сайлап куялар.

1937 ел илдә режим тарафыннан кылынган коточкыч вәхшилекләр белән мәгълүм. Шул ук вакытта ул Шәтке халкы хәтеренә бу яклар өчен моңа кадәр күрелмәгән уңыш елы буларак кереп калган. Ул көздә басу-кырлардагы гумуска фәкыйрь туфрактан гектарына 17 центнер ашлык җыеп алына, нәкъ шул елда һәр колхозчының

хезмәт көненә 8 килограмм ашлык түләнә, халыкка бик озак көттергән бәхет килә - ризыкка тиенә. Шулай да. терлекчелектә эшләр мактанырлык түгел әлегә. 1935 елда гына нибары 5 бозау туплап оештырылган фермада мөгезле эре терлекнең баш саны да аз, продуктлылык та түбән.

Индустрияләштерү, фәнни-техник нигездә үзгәртеп кору пәрдәсенә төренеп, асылда милитарлашу, илне хәрби лагерьга әверелдерү  сәясәте, нигездә авыл халкын эксплуатацияләү, җелеген суыру хисабына алып барыла. Әнә шуңа күрә дә җир кешеләре, бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшләсәләр дә, тормыш-көнкүреш шартлары гаять түбән дәрәҗәдә кала бирә. Шәтке авылы да нигездә, салам түбәле кечкенә агач йортлардан тора. Өй эчендә балта белән юнып ясалган өстәл һәм артсыз урындыклардан гайре җиһаз юк диярлек. Олысына да, кечесенә дә ятак булып сәндерә яки сәкегә түшәлгән салам эчле капчыклар хезмәт итә. Кышкы салкыннарда яшь бозаулар, сарык, кәҗә бәтиләренә дә шушы кысан бүлмәдә урын табыла.

Крестьянны натуралата һәм акчалата налог белән дә кысылар. Һәр хуҗалык елына 40 кг ит, 100 данә йомырка, 338 кг бәрәңге, 320 л сөт, сарык санына карап, йон, сарык ите тапшырырга тиеш була. Бушка диярлек хезмәт куйган колхозчы җилкәсенә бу налоглар күтәрә алмаслык йөк булып өелә. Шунысы гаҗәп: мең төрле авырлыклар булуга карамастан, ул елларда, бөтен илдәге кебек үк, Шәткедәге тормыш күтәренкелек, киләчәккә өмет белән сугарылган. Авылда беренче тапкыр кино күрсәтелү, Казанан күчмә театр килү зур бәйрәм булып кабул ителә. Клуб булмаса да, яшьләр, мәктәп залына җыелып, үзешчән сәнгать белән шөгыльләнә башлыйлар. Шушында ук халык авылдагы беренче радиоалгычны тыңларга да җыела торган була.

1942 елның 22 июнендә илгә коточкыч дәһшәт ябырылу хәбәрен дә алар, мөгаен, нәкъ шул радио аша ишеткәннәрдер. Авыл тарихында теркәлеп калганча, “Хәрби комиссариаттан чакыру алган ир-ат Сабан туена дип куелган әче балларын эчеп, урамда гармун уйнатып, җырлашып йөриләр, ә хатын-кыз аларга юл кирәк-ярагы хәстәрли. Китәр вакыт җиткәч, ирләр атларга төялеп район үзәгенә - Теләчегә юл тота. Авыл халкы аларны: “Дошманны җиңеп кайтыгыз!” – дип, озатып кала...” XX гасырның иң канкойгыч орышы булып тарихка кереп калачак сугышны озын-озак елларга сузыласын һәм аның илдән, шул исәптән Шәтке авылыннан да, күп корбаннар алып китәчәген әле ул вакытта беркем дә башына китерми.

... Авыл бушап калгандай була. Бөтен хезмәт хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә күчә. Шулай да эш тукталмый. Печән әзерләү, чәчү, урып-җыю  сугыш елларында да үз вакытында төгәлләнә, дәүләткә икмәк тапшыру планы арттырып үтәлә.

1941 елның зәмһәрир суык кышында Шәткедә тиф авыруы котырына. Шул сәбәпле ир-егетләрне фронтка алу бераз тоткарланып тора. Авыру узуга, сугыш зилзиләсе ирләрне берәмләп тә, төркемләп тә янә “чүпләвен” дәвам итә. Хуҗалык эшләрен алып бару кыенлашканнан-кыенлаша. Колхоз рәсисе Мөхәммәт Әлмиев, авыл советы рәисе Гали Мирзинга да нәүбәт җитә. Хуҗалык белән идарә итү вазифасы мәктәп мөдире Гомәр Сабировка, ә авыл советы эшләрен башкару укытучы Галимә Хәкимовага тапшырыла. Кырчылык бригадирлары итеп яшүсмерләр арасыннан Сәйфи Шәйхиев, Хак Габдуллин, Кыям Җәләлов, Әсма Галиәхмәтованы билгелиләр.

Шәткенең өлкәннәре хәтеренә 1944 елның язы үтә дә авыр чор булып кереп калган. Кыр эшләрендә җанлы тарту көче җитми, чөнки атлар 1943 елны күпләп үлә. Чәчүлек орлык та әлле-мәлле генә. Орлыкның бер өлешен күрше хуҗалыклардан әҗәткә җыярга, беразын дәүләттән алырга туры килә. Хатын-кызлар аны Арча элеваторыннан җәяүләп капчык белән ташыйлар. Бүгенге яшьләр күзлегеннән караганда, кеше ышанмаслык хәлләр болар, әлбәттә. Ләкин бу – тарихи факт. Һәм шул елларда ил йөген җилкәләрендә күтәргән ул апаларның һәрберсенә алтыннан һәйкәл куярлык. Тик алар бүген, кызганыч, һәйкәлгә түгел, чәй-шикәрлек пенсиянең вакытында килүенә мохтаҗ.

... Шушы язда симәнә тапшырган хатын-кызлар авырлыктан сызлаган кул-аякларын язарга да өлгермиләр, тегермән буасын төзәтү вакыты килеп җитә. Монысы да кул белән буала. Сугыш чоры тәртибе нигезендә колхозчылар, хуҗалык эшләре алып бару белән беррәттән, хәрби сәнәгать өчен дә хезмәт куярга тиеш булалар. Шәткедән, мәсәлән, Шәмсекамал Касыймова, Фатыйма Әскәрова, Мәгъфүрә Закирҗанова һәм башка бик күпләр урман кисеп, егылган агачны кул  арбасы белән тимер юл станциясенә ташыйлар. Тәнзилә Хәкимова, Рабига Нәдершина, Маһинур Димиева, Таһирә Кыямова һ.б. Мәскәү өлкәсендә торф чыгаруда катнашалар.

Шәтке тарихында сугыш чорына кагылышлы тагын бер кызыклы вакыйга бар: 1941 ел кышында Мәскәү янындагы сугышлардан соң фашистлар зур югалтулар белән чигенә башлагач, моңа кадәр аерым хуҗалык булып яшәгән М.Галиева, Ф.Шәкүров, К.Билалов, С.Садыйков, Г.Габидуллин, Р.Кәримов, Д.Нуриев, Х.Вәгыйзов, Г.Хәсәнов, Г.Зәбиров һ.б. колхозга керергә гариза язалар.

... Сугыш бетү хәбәрен Шәтке халкы 1945 елның 9 маенда бәрәңге бакчасында каршылый. Хуҗалыклар өчен өстәмә кишәрлек бүлүне нәкъ менә шул көнгә планлаштырган булалар. Җиңү якынлашканын сизенеп, көтеп яшәсәләр дә, сугыш беткәнен беркем белми әле, чөнки авылда телефон юк, радио эшләми. Сөенечле хәбәрне Олы Нырсыда телефон төбендә кизү торучы Хаҗәр алып кайта. Авылга бәйрәм килә. Кемдер шатлыктан, кемдер яу кырында ятып калган якыннары кайгысыннан яшь түгә.

Җиңү килү белән генә дөнья үзгәрми шул әле: шул ук авыр хезмәт, шул ук кытлык. Шулай да ул елны армиядән кайтып җитмәгән, Мирзагабдулла Мостафин, Госман Ибраев, Әхмәтвәли Нургалиев, Хәй Кәримов кебек сөлектәй ирләрнең дә сихәтлеген сугыш суырып алган. Әнә авыл Советы рәисе Мөхәммәт Әлмиев тә 1944 елның җәендә Ленинград фронтыннан яраланып кайтты. Әйе, ул сабан туе бик тансык, үтә дә сагындырган булсада, көрәшчеләрдән башка гына уза. Ул елгы мәйданда Закир Мостафин белән Мирзагабдулла Мостафинның гына кабат-кабат бил алышканнары билгеле.

Җәй дәвамында исән калган ир-егетләр бер-бер артлы авылга кайта тора. Эшче көчләр ишәя. Ләкин колхоз эшләре гөрләп бармый шул, чөнки фронтовиклар үзләрен бик горур тоталар, хуҗалыкны бөлдергәне өчен колхоз рәисе  Закир Мостафинны шелтәлиләр. Без киткәндә бу хәлдә түгел иде, нишләттең син авылны, янәсе. Зирәк җитәкче монда да җаен таба, “дилбегәне” аларның үзләренә тоттыра: фронтовиклар Нурый Хөсәенов, Кыям Зәйнетдинов, Хафиз Рәхимов – бригадирлар, Баһавиев Сәхап - өлкән конюх, Мәлик Кәримуллин хуҗалык мөдире итеп билгеләнә. Менә шуннан соң начар эшләп кара инде син!

1947 елның маенда Сталинның колхоз эшеннән читләшүчеләр, начар эшләүчеләрне сөргенгә сөрү турында вәхши карары чыга. Бу документның Себердә хәрби сәнәгать объектлары төзү өчен бушлай эшче көчләр булдыру максаты белән кабул ителүе хәзер күпләргә мәгълүм. Гадәттә колхоз эшеннән балта, халыкка кирәкле башка һөнәр ияләре читләшкән бит. Ә андыйлар төзелеш өчен бик тә кирәк. Бура бурап, йорт җиткереп, капка-кашага бизәкләп, кешеләргә игелек кылып йөргән бу алтын куллы кешеләр, совет чоры теле белән әйткәндә “шабашниклар” әнә шул указ нигезендә “халык дошманнары” сафына барып кушылалар. Шәткедә Гали Нәдершин тәкъдиме белән Хөсәен Хуҗинны сөргенгә җибәрергә булалар. Колхозчыларның гомуми җыелышына район Советы рәисе Галимуллин, прокурор Гайнетдинов, милиция башлыгы Гобәйдуллин килә. Хөсәенне куу карары бертавыштан кабул ителә. Тагын шунысы игътибарга лаек: нәкъ шушы җыелышта колхоз рәисе итеп М.Әлмиев, ә авыл советы рәисе итеп Шәткенең XX гасырның икенче яртысындагы тарихында зур урын тоткан, аның алгарышына этәргеч биргән кеше – Кыям Җәләлов сайлана.

Кыям ага яшүсмер вакытыннан ук колхозда эшли башлый, 1942 елда бригадир итеп сайлана, тагын бер елдан 18 тулып, армиягә алына, 219 укчы дивизиянең 727 полкында Смолнск өлкәсен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Шунда каты яралана һәм, күкрәгендә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены балкытып, 1944 елның мартында туган ягына әйләнеп кайта. башта әле ул Теләче районы финанс бүлеге агенты булып эшли һәм менә аңа җитәкче вазифасы йөкләнелә...

Нәкъ шул елда Хәйретдин Зәйнетдинов авылга 30 ат егәрлекле тәгәрмәчле ХТЗ тракторы алып кайта, колхозларга МТС хезмәт күрсәтә башлый. Аю елгасы янында сугыш елларында эшкәртелми яткан җирләр, ниһаять, туңга сөрелә. Таш күпер

елгасын буап, молотилканы су көче белән эшләтмәкче булып карыйлар. Тик корылма төзелеп җиткәч шул аңлашыла: мондагы су агымының механизмны хәрәкәтләндерерлек көче юк икән. Эш тагын атларга кала.

1951 елда күршедәге Югары Мирәтәк авылы “Бохар” колхозы Шәткегә кушыла. Бу уртак хуҗалыкка колхозчылар “Большевик” дип исем куялар. Ә 1953 елда, тырышлыгын һәм махсус авыл хуҗалыгы белеме булуын исәпкә алып, К.Җәләловны колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Ул эшне басуларның уңдырышлылыгын һәм терлекләрнең продуктлылылыгын күтәрүдән башлый. Кырларга чәчү әйләнеше кертелә, аз күләмдә булса да, минераль ашламалар кулланыла башлый. Колхозчылардан таш чыгару бригадасы оештырылып, терлек тораклары төзелә. 1954-1958 елларда 2000 баш дуңгызга исәпләнгән торак, 350 башлык сыер абзары һәм башка корылмалар салына. Бу елларда колхозчыларның хезмәтенә түләү шактый арта: 1958 елда 1 хезмәт көненә 1 кг бөртекле ашлык күләмендә гарантияле натуралата түләү кертелә. Хуҗалыкның кадрлар ягы да тернәкләнә, кырчылык бригадирлары Зәйни Фәттахов, Закир Мостафин, Госман Ибраев, Шәмсевәли Шәяхмәтов, агротехник Госман Шәяхмәтов, ферма мөдире Сәхап Баһавиев кебек үз эшләренә гашыйк белгечләр туплана.

... 1953 ел Рәсәй халкы хәтеренә “халыклар атасы” үлгән һәм салкын җәйле ел булып кереп калган. Хактан да, ул елны шәткелеләр чәчүгә 21 апрельдә үк чыксалар да, явымнар мул булу сәбәпле, язгы кыр эшләре бик озакка сузыла. Аның каравы игеннәрнең үсеш чорында, дымның иң кирәк вакытында эссе, коры көннәр тора. Ул елда бөртеклеләрне кул белән җыярга туры килә. Чөнки Нырсы МТСыннан колхозга билгеләнгән бердәнбер С-4 комбайны сезонга нибары 400 гектарда урып-суктырырга сәләтле.

Авылыңнан чыккан кешеләрнең югары урынарда эшләве дә ярап куя ул. 1954 елда шушы авыл егете – ТАССР Югары Советы рәисе Низамов – хуҗалыкка төзелеш материаллары һәм техника алуда ярдәм итә. Аның булышлыгы белән авылга беренче “ГАЗ-51” машинасы кайта. Рульне Хафизуллин Якубка ышанып тапшыралар. Беркадәр вакыттан соң бу машинаны яңа гына армиядән кайткан Барый Сибгатуллин кабул итә.

1954 елда дизель ягулыгы белән эшли торган КОМ-46 электр станциясе кайтартыла. Шул елның кышында Шәтке кешеләре кабык күперле урманнан электр баганалары әзерлиләр. Хатын-кызлар имән төпләрен кардан чистарта, ирләр, шуларны кисеп, ат белән авылга ташый. 1955 ел язында авылга электр кертелә.

Шул елда тегермән тарту, су суырту, такта яру, ашлык сугу кебек күп көч сорый торган эшләр электр кулына күчә. Монтер итеп Казбек Хафизов, станция машинистлары итеп Хәйретдин Зәйнетдинов, Нурислам Идрисов, Әфләтүн Шәмсетдинов, Зөфәр Галиев билгеләнә.

Авылның йөзе дә үзгәрә, ул елдан-ел чибәрләнә бара. Шул елларда кече инеш аша яңа күпер салына, 200 урынлы клуб төзелә, аның янәшәсенә бакча утыртыла.

Әнә шул Шәтке электрлашкан 1955 елның җәендә Ишбулат авылындагы “Правда” колхозын бу хуҗалыкка кушу омтылышы башлана. Бу мәсьәлә халыкның ризасызлыгына очрый. Район җитәкчеләре катнашында берничә тапкыр җыелыш үткәрелә. Хәер, халыкны да аңларга була: Ишбулат авылы халкы Шәткеләргә караганда күпкә ярлы яши, электр кермәгән, һөнәрле кешеләре дә юк диярлек... Шулай да заман үзенекен итә - “Большевикка” “Правда” килеп кушыла... Ишбулат авылындагы сыер фермасы Шәткегә күчә, аннары... акрынлап җирләре дә. Чөнки шул вакыттан соң 15 ел дәвамында Ишбулат авылы кешеләре читкә китеп бетәләр.

Хуҗалык тормышындагы чираттагы үзгәреш тә үзен озак көттерми. “Большевик”ның һаман тернәкләнә баруы сәбәп булгандыр инде, күрәмсең, 1959 елның җәендә Олы Мирәтәк, Түбән Мирәтәк, Удельный Мирәтәк бистәләреннән торган “Победа” колхозы да аңа кушыла.

60 еллар дәвамында Шәтке һәм аның эргәсендәге авыллар заманча төс кергән авылларга әвереләләр. Шушы елларда Галимҗан Галиуллин, Габделхак Габделхәев, Исмәгыйль Закиров кебек алтын куллы осталар көче белән терлек тораклары, йортлар, гаражлар төзелә. Колхозның экономикасы ныгый бара, авыл кешесенең хезмәт хакы үсә. 1960 елда хуҗалык дәүләт банкына җыелып килгән бурычларын тулысынча түләп бетерүгә ирешә. 1962 елда бөртекле культуралар уңышы, 1952 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга арта, ягъни һәр гектардан 12 центнерга җитә, 1 сыердан савып алынган сөт 3 мәртәбәгә күбәеп, 2400 кг тәшкил итә.

 

 

1970 елда исә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм дәүләткә сатуның VIII бишьеллык планы В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп үткән көннәрдә үтәлә. Шушы уңышлары өчен колхоз КПСС Үзәк Комитетының, СССР Югары Советының, СССР Министрлар Советының, ВЦСПСның Мактау грамотасы белән бүләкләнә,

алдынгыларны бүләкләү өчен аңа 6 мең сум акча бүлеп бирелә, 42 колхозчы юбилей медаленә, ә хуҗалык рәисе Кыям ага Җәләлов Ленин орденына лаек була.

Биредә шәхси йортлар һәм каралты-курадан тыш, 1967-1984 елларда 30 урынлы балалар бакчасы, 320 урынлы мәдәният йорты, сигезьеллык мәктәп , колхоз идәрасе һәм авыл Советы биналары, сыерлар өчен ике җәйге лагерь, дуҗгызчылык комплексы, 40 машинага исәпләнгән гараж, 6 мең тонна ашлык сыйдырышлы ындыр табагы, 300 чыерлык торак сафка баскан. 1987 елда яңа медицина пункты, 1988-1993 елларда автосервис, сыерлар торагы, кибет җиткерелә, ә 1995 елда яңа мәчет манарасына нурлы ай күтәрелә. Кайчандыр хәерчелектән, җир җитмәүдән тилмергән татар авылы күмәк хуҗалыгы кассасында 1985 ел башында, барлык чыгымнарын каплаганнан соң, 1 млн 250 мең сум акчасы булган. Ул чорда рубльнең курсы Америка долларыныкына караганда да тотрыклырак булуын исәпкә алсак, шушы кадәр мал туплау өчен бу халыктан никадәр тырышлык, тынгысызлык, осталык һәм белем таләп ителүен чамалап буладыр. Шәтке совет чорын әнә шулай тәмамлый, тоталитар режимның  җимерелү дәверендә туган кыенлыкларга әнә шулай килеп керә һәм монда да югалып калмый.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 21:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International