Авыл җирлеге турында

Жирлек эшчэнлеге

Географик урыны: Олы Нырсы авыл җирлеге район үзәге - Теләче авылыннан көнчыгышка утыз алты чакрым ераклыкта Мишә елгасына кушылучы Нырсинка елгасы буенда урнашкан.

  ТАРИХ 

Олы Нырсы авылы территориясендә “Изгеләр зираты”урнашкан. Ул зиратта борыңгы кабер ташлары сакланып калган. ”Изгеләр зираты” янында 2 чишмә бар. Элекке кешеләр әйтүенчә чишмәләрнең суы шифалы. Бу урын авыл халкына гына түгел,чит җирләрдән килгән мөселманнарга да билгеле,чөнки алар бигрәктә җәй көннәрендә ераклардан кайтып, шунда баралар.”Изгеләр”суы тәнгә шифа-сихәт бирә.

 Олы Нырсы   “Кызыл Йолдызурман хуҗалыгы.

  “Кызыл Йолдызурман хуҗалыгының Теләче урманчылыгы Олы Нырсы авылында 1981 нче елда төзелә. Аның баш урманчысы итеп Демидов Петр Иванович билгеләнә. Демидов П.И. җитәкләгән Теләче урманчылыгы оешканнан бирле уңышлы гына эшләп килә. Хәзерге вакытта урманчылыкны 1995-нче елдан бирле Закиров Илһам Исмагилович җитәкли. Урманчылыктагы урманның гомүми мәйданы 10502 гектар. Теләче урманчылыгы елның-елында беренче урынны алып килә. Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2001нче елның ярты еллыгында да хезмәт күрсәткечләрен арттырып үтәп беренчелекне алды.Урманчылыкта беренче урынны алу өчен беренчесе – агач утыртырга җир хәзерләү, икенчесе – агач үстерүче питомникның эшчәнлеге буенча (биредә 12-15ләп төрдә агач үсә), өченчесе – агачны тәрбияләү максатында кисү, дүртенчесе – урманнарны саклау. Ел саен 55га җиргә яңа үсентеләр утыртыла. Ерганакларны, буш җирләрне яшелләндерү буенча зур эшләр алып барыла. Соңгы елларда юл буйларын яшелләндерүдә зур эшләр башкарыла.
   1998-2001нче елларда 59км. Юл буйларына яшь үсентеләр утыртылды. Юлчыларга кереп ял итәр өчен юл буйларына 2 урында “Ял аланнары” булдырылды.

        И.В.Сталин исемендәге совхоз-1931нче елның сентябрь аенда оештырыла. Аның баштагы җир мәйданы 4881га була. Совхозның беренче директоры Кызыл Гвардия сафларында хезмәт иткән, гражданнар сугышы чорында командир булган зур батырлыклар күрсәткән Басовский дигән кеше була. Ул 1956-58нче елларда Казанда авыл хуҗалыгы министрлыгында җаваплы эштә эшли. Басовскийдан соң бу совхозга 1942-нче елның 28нче апреленнән соң, Хафизов Зариф Садыйкович җитәкчелек итә башлый. Зариф Садыйк улы Хафизов 1905нче елда ТАССРның Балтач районы, Бурбаш авылында ярлы крестьян семьясында туа. Хафизов 1924нче елдан алып үз хезмәте белән яши башлый.Башта 3 ел буена Донбасста, аннары 1927нче елдан 1932нче елга кадәр төрле хуҗалыкчылык эшләрендә җитәкче була.1932 нче елда Хафизов Ленинградтагы Сталин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы коммунистик университетына укырга керә. Университетны тәмамлагач, ул Буденный МТСның директоры була. Хафизов 1939нчы елда партия эшенә күчә. Партиянең Буденный райкомының пропоганда бүлеге мөдире,аннары шул ук райкомның икенче секретаре була. 1948-нче елда югары уңыш алган өчен “Хезмәт Кызыл Байрагы”ордены белән, шулай ук “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

        Иптәш Хафизовтан соң совхозның директоры Садыков Мәхмүт Абдулхакович була. 1957нче елда совхозга күп кенә колхозлар кушыла.Шул исәптән Нырсы авылы да кушыла.УлКремльколхозы дип аталган була.Совхозның җир мәйданы 25000га җитә. Садыковтан соң директор булып Галиев эшли башлый. Ә инде 1964нче елдан Нырсыда аерым совхоз урнаша.Ул “Җәлил”совхозы дип тала.”Җәлил”совхозының директоры булып Гарипов Х.Г.идарә итә. Иптәш Гариповтан соң совхозның директоры булып кем эшләгәне мәгълүм түгел.1986нчы елдан 1990нчы елга кадәр совхозны Габделбәр Бариевич Бариев җитәкли. Бариевтан соң 1990-нчы елны совхоз директоры итеп Сабитов Әнәс Нуриевич билгеләнә. 1996нчы елдан 1999нчы елга кадәр совхозны Гиниев Рөстәм Гаян улы җитәкли. 2000-нчы елдан соң совхоз директоры итеп Борханов Марсель Гәләветдин улы билгеләнә.  Борханов М.Г.тан соң, 2004нче елдан совхоз директоры итеп Закиев ИлҺам Расимович билгеләнә. Закиев И.Р. совхозны алга җибәрү өчен бик күп тырышлык куя.Ул эшләгән дәвердә совхоз күзгә күренерлек итеп үзгәрде. Чәчүләр, урып-җыюлар үз вакытында башланып төгәлләнде. Закиев И.Р. бөтен тырышлыгын халыкка хезмәт итүгә багышлый. 2005 нче елда совхоз белән Хуснутдинов З.Х. идарә итә башлый. Ул үзенең эш дәверендә совхоз производствасын алга җибәрү өчен зур көчен куйды.

 Олы Нырсы  балалар бакчасы

   1967нче елның февраль аенда Олы Нырсы авылында беренче балалар бакчасы ачыла. Ул уен, ашау, ашарга пешерү бүлмәләрен берләштергән агач бина була. Аның мөдире Кашаева Асия Гаязовна, тәрбиячесе Ханова Фәния Хановна, тәрбияче ярдәмчесе Фәгилә, ашарга пешерүче Нәфисә була. Бакча ачылган елларда 1гр-лы бакчада барлыгы 15-20 бала тәрбияләнә. Ул вакытларда бакчаны җылыту,мичкә ягып башкарыла. Бу бинада барлыгы 4 мич булып,алар утын белән ягылып җылытылганнар. Бу бакча ачылу авыл халкы өчен бик тә зур шатлык булган. Балалар бакчага бик теләп, яратып йөргәннәр.   Шушы елларда бакчада мөдир Ахметшина Кәүсәрия апа, Гөлгенә, тәрбиячеләр Петрова Роза, Сунгатуллина Рәхиләләр, пешерүче булып күп еллар Саляхиева Шәмсеруй, җыештыручылар Кадырова Зәйтүнә, Маракова Асияләр үзләренең хезмәтләрен куялар.Балаларга үтә ягымлы, йомшак күңелле Асия апа булгандыр дип уйлыйм. Аның һәр сүзе, балаларга карашы һәрвакыт аларга үзенең тәрбияви гамәлләре белән башкарыла иде. Ә 1987нче елның апрель аенда бакча мөдире булып Мингазова Нүрзия Әюповна билгеләнә. Бу бакчада 1967нче 1993нче елга кадәр үзенең эшчәнлеген алып барган. Бинаның агач булу сәбәпле тузуы аның ябылуына сәпче булган.

          1993нче елның кыш аенда Олы Нырсы авылында инде төзелүе 1985нче елда булса да, ниндидер сәбәпләр аркасында ачылмаган, 2 катлы кирпеч бинада балалар бакчасы үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. Бу Олы Нырсы авылы халкы өчен бик сөенечле вакыйга була. Чөнки балалар санының елдан-ел артуы,элеккеге бакчага сыешмый башлый. Анда 25ләп бала йөри алу мөмкинлеге булса, бу бинага 50 бала йөрү мөмкинлеге була. Шуңа да бакча 2 группада 47 бала белән үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. Бу бина типовой проект белән төзелгән, барлык мөмкинлекләре (су, канализация, электр белән җылыту) дә булган бина буларак, монда эшләүче хезмәткәрләрнең дә эшчәнлегенә зур йогынты ясый, аларның хезмәтләре җиңеләя. Шушы яңа бинада мөдир: Мингазова Н.А., тәрбиячеләр: Тимергалиева Ф.А., тәрбияче ярдәмчеләре; Хасанова С.Н., Закиева Р.Р., пешерүчеләр:Галимова Р.Р.,кер юучы һәм завхоз Акарова Р.Н.,кочегарлар Сайфетдинов В.,Мингазов Р.Р.Хитматов М.М үзләренең хезмәтләрен куеп эшлиләр.

Шушы 1993нче елдан хәзерге 2006нчы елга тикле Олы Нырсы балалар бакчасының эшчәнлегенә район мәгариф бүлеге тарафыннан тик яхшы яктан гына бәя бирелә. Бакча коллективы үзенең алдына бурыч –бала тәрбияләү бурычын аңлап,коллективта дус һәм тату атмосфера булдырып армый талмый эшли. Район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарына, кыйммәтле бүләкләренә лаек була. Район буенча уздырылган һәрбер конкурсларда катнашып призлы урыннар ала 2000-2001нче уку елларында уздырылган “Ел тәрбиячесе” конкурсында тәрбиячебез Тимергалиева Ф.А. 2 нче урынга,”Тамашачы күңелен яулаган тәрбияче” исеменә лаек булды. Олы Нырсы балалар бакчасында район буенча семинарлар да бик еш уздырыла.1997-1998нче уку елында бакча мөдирләре, тәрбиячеләр өчен 2 семинар, 1998-1999нчы елында 1 семинар уздырылды.Алар барысы да зур оешкан төстә үтте. Тәрбиячебез Тимергалиева Ф.А. өлкән тәрбияче.Алар икесе дә махсус урта белемле, стажлы тәрбиячеләр. Балалар белән мөгәлләмәләре яхшы, балаларны яраталар.Шуңа күрә дә балалар бакчага теләп йөриләр. 1993 нче елдан бирле бакчабыз 75 баланы олы мәктәп юлына озаткан.Ә калган тагы 22 бала бүгенге көндә тәрбияләнә. Безнең бакчабызда тәрбияләнеп киткән балаларның инде күбесе югары, махсус урта белем алу йортларында укуларын дәвам итәләр.Менә аларның кайберләре: Бурганов Марс,Сабитов Ришат, Киямова Гөлнара, Киямова Гөлназ, Мингазов Рамзель, Морясов Сергей, Зайнуллина Алсу, Валиуллина Рәзинә, Хуснутдинов Ильнур һ.б.. Бакча коллективы алга таба да баларга да яхшы тәрбия бирү өстендә армый-талмый эшләр,югары нәтиҗәләргә иешер.

 Олы Нырсы   ФАП

Олы Нырсы участок шифаханәсенә нигез 1975нче елның 14нче мартында салына. Ул шушы тирәдә урнашкан 12 авыл хезмәтчәннәренең хыялларына совет дәүләтенең җавабы була.Кадрлар җитешмәү сәбәпле кыска гынавакыт дәвамында шифаханәдә берничә җитәкче алышына һәм 1981нче елдан бирле аны үзебезнең якташ Павел Иванович Морясов җитәкли. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә участок шифаханәсе заманча тәэмин ителгән дәвалау учереждениясенә әверелде,тирә юньдәге кешеләргә үз вакытында һәм кирәкле ярдәм күрсәтә.

 Олы Нырсы   мәктәбе

Октябрь революциясенә кадәр Олы Нырсы авылында мәдрәсә эшләгән. Анда ир балаларны мөэзин, ә кыз балаларны абыстай укыткан. Мәдрәсәдә нигездә догалар укырга, санарга һәм язарга өйрәткәннәр. Революциядән соң Касыйм мулла заман мәктәбе, ягъни совет мәктәбе ачтыру мәшәкатьләре белән йөри башлый. Авылга яңа укытучылар китерүгә ирешә.Беренче укытучы булып Саба районының Олы Шыңар авылында туып-үскән Әсхәт Ахунов килә.Ләкин яңа мәктәп ачылуны авыл халкы хупламый. Алар Касыйм мулла бу эшне үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып эшли дип уйлыйлар. Каршылыкларга карамастан, ул мәктәп ачыла,үсә һәм 1934 нче елда ул тулы булмаган урта мәктәпкә әверелә, әкренләп мәктәпнең укучылар, укытучылар саны арта. Авылның өлкәннәре шул вакытта мәктәп директоры булып эшләгән Андреев Игнат Степановичны, Надершин Галине зур хөрмәт белән искә алалар. Озакламый яңа директор итеп Саляхов Нурый билгеләнә. Ул мәктәпнең материаль-техник базасын киңәйтү өстендә эш җәелдереп җибәрә. Моның өчен ул шул вакытта авыл картларыннан тартып алынган мәчет бинасын мәктәп карамагына тапшыруларын сорый. Әмма бу тырышлык юкка чыга, чөнки шушы вакыйгалар куерган чорда, мәчет бинасы ут төртеп яндырыла. Хәзерге вакытта бу мәчет урынына авыл клубы салынган. Ә иске мәктәпнең кечкенә бинасы 80 нче еллар ахырында cүтеп алына.

         1936-37 нче уку елы башлануга ике этажлы мәктәп бинасы төзелеп бетә. Ул совхозның хәзерге ындыр табагы янында була.Төзүчеләр мәктәп бинасын тапшыруга әзерләнәләр, ә мәктәп директоры Саляхов Н. Бер төркем чыгарылыш укучыларын Казанга (куна) экскурсиягә алып китә. Менә шунда ул узган төндә төзелеп беткән мәктәп бинасының бөтенләй янып бетүе турында хәбәр ала. Тикшерү комиссиясенең нәтиҗәсе билгеле түгел. Бу вакыйгалардан соң мәктәпкә яңа директор – Сабтров билгеләнә.Һәм яңадан мәктәп бинасы төзү башлана.1939-40 нчы уку елы ике этажлы , чыршы агачларыннан төзелгән мәһабәт бинада башлана. Бу бинада Олы Нырсы һәм аңа күрше-тирә авыллардан килеп укучы балалар 1978 нче елга кадәр укыйлар. 1939-40 нчы уку елында мәктәпне яңа директор – Халиков Ибраһим Халикович кабул итә, ләкин аңа да озак эшләргә язмаган булып чыга, аны баҗа тиешле кешесе үтерә.
Мәктәп белән ул вакытта завуч булып эшләгән,чыгышы белән Айдар авылыннан булган Гасыймов Мәхмүт җитәкчелек итә башлый.
        1941нче елда Бөек Ватан сугышы башланып киткәч, ир укытучылар бер-бер артлы сугышка китеп бетәләр, шул исәптән Гасыймов Мәхмүт абый да. Директор вазыйфаларын Балыкова Анастасия Алексеевнага йөклиләр. Ул мәктәп белән 1946 нчы елга кадәр җитәкчелек итә.Сугыштан соң мәктәпкә фронтовик Малов А.В.билгеләнә, ләкин аңа да озак эшләргә туры килми.1947нче елдан фронттан исән-имин әйләнеп кайткан Гасыймов Мәхмүт эшли башлый, 1950нче елда аны Баландыш җидееллык мәктәбенә күчерәләр. Ул шунда лаеклы ялга чыкканчыга кадәр эшли,ә Олы Нырсы җдееллык мәктәбенә яңадан Балыкова Анастасия Алексеевна билгеләнә.1954нче елда Нырсы урта мәктәп итеп үзгәртелә .Директор итеп Субаш җидееллык мәктәбе директоры Ильин Григорий Сергеевич күчерелә .Бу буын укытучыларыннан Медведев Михаил Егорович, Федоров Н.Е., Бурганова З.Б.,Вагизова Р. В.,Назмиева Л.Х. һ.б. укучылар һәм ата-аналар арасында зур ихтирам казандылар.Олы Нырсы урта мәктәбенең даны һәм хөрмәте үсә.Мәктәпне тәмамлаучылар күпләп югары уку йортларына керәләр, аларны тәмамлап,халык хуҗалыгының төрле тармакларында үзләрен күрсәтәләр. Ильин Г.С. эшләгән елларда мәктәпнең материль-техник базасы шактый ныгытыла .Хуҗалык ысулы белән мәктәп яны интернаты,остаханә биналары, хуҗалык складлары төзелә. Мәктәп каршында хәтта мунча да була.
Ләкин мәктәптә киеренкелек хөкем сөрә,нәтиҗәдә оста оештыручы, талантлы педагог Ильин Г.С. китәргә мәҗбүр була, әмма Ильин Г.С. ның таланты югалып калмый.Лаеклы ялга киткәнче ул Питрәч районы халык мәгарифе бүлеге җитәкчесе була. 1964нче елдан 1970нче елга кадәр берничә директор эшләп алдылар, Степанов Д.А.,Мустафин Ф.М.,Федоров Н.Е. 1970-76нчы елларда мәктәп директоры булып Александров П.А.эшли.Ул чорда укытучылар гомүми белем бирүгә күчүне уңышлы башкарып чыгалар.1974нче елда 320 укучыга исәпләнгән хәзерге заман типовой мәктәп бинасы төзү эшенә керешелде һәм күп кенә ярдәмче хуҗалык биналары төзелде. Бу чорда да атмосфера киеренкелеге тукталмады һәм Александров П.А. директорлык вазыйфаларын тапшырырга мәҗбүр булды.Ул мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытуны дәвам итте. 1976-79нчы елларда мәктәп директоры булып яңадан Федоров Н.Ф. эшли башлый.1978нче елда яңа мәктәп бинасы төзелеп бетә һәм файдалануга тапшырыла.1979нчы елдан “Җәлил” совхозы директоры итеп билгеләнгәнче, ягъни 1989нчы елның көзенә кадәр мәктәп директоры булып Сабитов Ә.Н. эшләде. Ул чорда мәктәп реформасы дәвам иттерелде, укыту-техник базасы ныгыды, мәктәптә ЭВМ классы ачылды,мәктәп каршында Саба ССПТУ-104 филиалы эшләп килде. Хәзерге вакытта мәктәптә теләсә нинди бурычларны хәл итәрдәй тату, нык укытучылар коллективы эшли. Монда элеккеге мәктәп директоры, хәзер Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Гиниев Р.Г.ның өлеше зур. Шушы чорда мәктәпне 3000 нән артык укучы тәмамлады.Алар арасында язучылар,совхоз директорлары,колхоз рәисләре, югары уку йорты укытучылары, врачлар күп.Үзебезнең туган мәктәбебезнең укытучылар составын да шушы мәктәпне тәмамлаучылар тәшкил итә.

  Авыл җирлеге турында гомуми мәгълүмат.

Бугенге көндә Олы Нырсы авыл җирлегенә 6 торак пункт керә: Олы Нырсы авылы,  Кече Нырсы, Кече Мерәтәк, Карабаян, Иске Карабаян һәм Тәмте авыллары. Авыл җирлегенең мәйданы 5469 га.

Авыл җирлегендәбарлыгы  261 хуҗалыкта 601 кеше яши, аларның -48 мәктәп укучысы, 17 мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 199 пенсионер, 12 студент, 313 эш яшендәгеләр, шуларның 138 районнан читтә эшлиләр.

Авыл җирлегендә бер гаилә фермасы эшли. Аның җитәкчеләре  Закиев Ильназ Ильхам улы.

Милли состав буенча авыл җирлегендә 97% татарлар, 1% руслар, яшиләр.

 

Соңгы яңарту: 2026 елның 2 феврале, 12:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International