Көзге мәктәп яны лагере ачылды.

  31 октябрь көнне Иске Җөри  урта гомумбелем бирү мәктәбендә лагерь эшли башлады. Әлеге ялны оештыруның  төп максаты – укучыларның сәламәтлеген ныгыту, үзләренә бирелгән вакытны дөрес итеп файдаланырга өйрәтү, физик һәм иҗади сәләтләрен үстерү. Укычылар меню нигезендә тукланалар, имтихан һәм олимпиадаларга әзерләнәләр. Шулай ук программада  төрле спорт ярышлары да бар.

Соңгы яңарту: 2016 елның 3 ноябре, 10:58

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International