2016 елның 22 гыйнварында Теләче хоккей тартмасында «Теләче» спорт мәктәбе 2002 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында ата-аналар Кубогына Теләче районы янадан торгызылуга 25 ел тулу уңаеннан алкалы хоккей буенча район беренчелеген үткәрде. Барлыгы 6 команда, 64 укучы катнашты.
Гомумкоманда урыннары:
1 урын - Теләче
2 урын- Шәтке
3 урын – Югары Кибәхуҗа
4 урын –Үзәк, Иске Җөри мәктәпләре яулады.
Бу ярышларның спонсорлары- Сөнгатуллин Рим Фәргат улы, Фәрхуллин Ирек Хәлиулла улы, Хәсәншин Айдар Хәйрулла улына олы рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.
Соңгы яңарту: 2016 елның 26 гыйнвары, 09:05