Табигатьнең уянуы белән бергә беренче апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә.

Табигатьнең уянуы белән бергә беренче апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Кошлар җир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре, безнең канатлы дусларыбыз. Алардан башка табигатебез җансыз булыр иде.  Халыкара кошлар көне уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә язучы-натуралистлар китаплары буенча   әдәби уен  оештырылды. Очрашу барышында балалар кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар, канатлы дуслар килүгә ничек дөрес әзерләнү турында белделәр.  В. Бианки, Г.Скребицкий, Н.Сладков, Е.Чарушин, К.Паустовскийның кошлар турында язылган әсәрләрен кычкырып укыдылар, бик күп кызыклы биремнәр үтәделәр, конкурсларда катнаштылар. Балаларга җирдәге барлык җан ияләре кебек үк, кошларның да кеше яклавына мохтаҗ булуларын , табигатькә һәм бөтен тереклеккә сакчыл карарга кирәклеге җиткерелде. Чара “Язны сәламли кошлар” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

Соңгы яңарту: 2022 елның 8 апреле, 14:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International